Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике хатын мошенниклар җәтмәсенә эләккәннәр – “Әтнә таңы”

Казанда ике пенсионер хатын мошенниклар җәтмәсенә эләккән. Хатыннар сүзләренә караганда, аларның абонент номерларына банк картасына заблокировка ясалган дигән СМС хәбәр килә. Әлеге текста дөреслекне ачыклау өчен телефон номерыда язылган була. Әлеге телефон номерына шалтыратып, таныш булмаган кешедән,тик ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, аның счетыннан мошенниклар акча салдырырга уйлаганнар кебек...

Казанда ике пенсионер хатын мошенниклар җәтмәсенә эләккән. Хатыннар сүзләренә караганда, аларның абонент номерларына банк картасына заблокировка ясалган дигән СМС хәбәр килә. Әлеге текста дөреслекне ачыклау өчен телефон номерыда язылган була. Әлеге телефон номерына шалтыратып, таныш булмаган кешедән,тик ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, аның счетыннан мошенниклар акча салдырырга уйлаганнар кебек хәбәрне ишетә. Моның өчен аңа терминал аша берничә операция ясарга кирәклеге әйтелә. Хатын терминал янына килә, анда "кайнар линия" телефонын күреп, банк белгечләре беклән элемтәгә чыга. Ә алар аның банк картасы белән бернинди дә проблема юклыгын аңлаталар. Моннан соң, аңа кабат үзен "банк хезмәткәре" дип таныштырган тавышлы кеше шалтырата. һәм алданрак әйтелгән хәбәрләрнең дөрес булмавын әйтә. Телефонны куярга да ирек бирми, әйтеп торып, терминал аша берничә алымнар башкара. Соңыннан шалтырткан ир, 19,5 мең сум акчагызга инде бернинди мошенниклар да тия алмаячак, дип ышандыра. Берничә вакыттан соң, хатын счетындагы акчасын тикшереп карарага була һәм анда булган акчасының юкка чыкканын күрә.

Зыян күргән ике хатын да полициягә мөрәҗәгать итәләр. Полиция хезмәткәрләре республика халкын игътибарлы булырга, төрле кешеләрдән килгән мәгълүматларга ышанып бетмәскә чакыралар. Инде юлыккан очракта, тиз арада "02" һәм "052" (анонимно) телефоннарына шалтырату кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев