“СОШки” белән “Дөбер-шатыр”
Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесен шушы ике команда башлап җибәрде.
Беренче булуы җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Беренче булдыңмы, башкаларга үрнәк булырга да, шул ук вакытта сынатмыйча чыгыш ясарга да кирәк. Дүшәмбе, 4 февраль көнне, мондый авыр йөкләмәне үтәп чыгу Олы Әтнә урта мәктәбе белән Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучыларына насыйп булды. Тагын бер команда федераль һәм республика казначылык бүлекләре, "Ак Барс" банкы бер команда булып чыгыш ясарга тиеш булсалар да, бәйгедә катнашмадылар.
Әйе, район халкы сусаган икән. Гаҗәп тә түгел, соңгы тапкыр оешмалар арасында КВН бик күптәннән уйналды. Һәм менә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамашалар залында бер генә буш урын да калмыйча, хәтта як-якка урындыклар да куелды. Ә Олы Әтнә урта мәктәбенең "СОШки" белән авыл хуҗалыгы техникумының "Дөбер шатыр" командалары тамашачының өметен аклады. Көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Чыгышларында бүгенге көн һәм дә районкүләм борчыган мәсьәләләр дә читтә калмады. Бигрәк тә "СОШки"лар бүгенге көнкүрешебезне, яшәешебезне чагылдырган вакыйгаларны күз уңына куеп, оста гына итеп чеметкәләп тә алдылар. Укытучыларның балаларга белем бирү белән берлектә җәмәгать эшләрендә актив катнашулары да, татар эстрадасында яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып, тиз арада танылу алган җырчыларыбызга да үтә дә яхшы бәяләр бирелде. Тамашачы көлә-көлә, учы кызарганчы кул чапты, күз кырыеннан тәгәрәгән яшь бөртекләрен сөртте. "Дөбер-шатыр"лар командасы да кимен куймады, бүгенге яшьләребез, ир белән хатын тормышы аша матавыклы чорның кытыршы якларын тасвирларга тырыштылар.
Бер сүз белән әйткәндә, икесе дә молодцы. Шулай булса да, җиңүче берәү генә була. Ул - Олы Әтнә мәктәбе командасы. "СОШ"ки"лар беренчеләр булып финалга уздылар. Һәм финалга узасы көндәшләрен көтәләр. Ә оешмалар арасында бәйге һәр атнаның дүшәмбе көнендә узачак. Алга таба мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм медицина хезмәткәрләре көчләрен сынаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6900
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22600
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика