Ике култык таягында кайтты
Оныгым Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда ничек яшәвебез турында истә калганнарны сөйләвемне сорады. Мин аңа үзәккә үткән кайбер мизгелләрне сөйләдем. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа бер яшь тә тулмаган булган. Әмма әтинең яраланып, ике култык таягына асылынып кайтуын хәтерлим. Аның тәненнән бик күп снаряд кыйпылчыкларын алганнар. Ләкин үпкәсенә...
Оныгым Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда ничек яшәвебез турында истә калганнарны сөйләвемне сорады. Мин аңа үзәккә үткән кайбер мизгелләрне сөйләдем.
Бөек Ватан сугышы башланганда миңа бер яшь тә тулмаган булган. Әмма әтинең яраланып, ике култык таягына асылынып кайтуын хәтерлим. Аның тәненнән бик күп снаряд кыйпылчыкларын алганнар. Ләкин үпкәсенә кадалганын калдырганнар. Уң аягының тез капкачы ватылган. Кабат сугышка керә алмаслык дип, кайтарып җибәргәннәр. Һичшиксез, безнең гаилә өчен шатлык булды. Күпмедер вакыттан әтине район үзәгендәге колхозга хисапчы итеп куйдылар. Анда эшли башлагач безне, әни белән дүрт баланы, үз янына, Яңа Кенәргә алдырды. Башта безне Киров исемендәге урамның 24 нче йортына урнаштырдылар. Аннан Тукай исемендәге урамда (Мөхәммәтҗан, Гатаулла, Гөлчирә өйләренең берсеннән икенчесенә күченгәләп) яшәдек. Әти көне буе конторада, әни колхозның төрле эшләрендә йөри. Кайда гына торсак та, әнинең төп борчуы алты кешегә аашарга ризык әзерләү. Җәй көне нинди генә үләннәрдән файдаланмый иде! без, балалар, елгаларда, болыннарда үләннәр белән туклана һәм җыеп кайта идек. Кыш көннәрендә апа белән абый мәктәптән бик ачыгып кайта иделәр. Даими тору урыны булмагач, килгән елда бәрәңге дә утыртылмады. Ун яшьлек апам ачлыктан шешенеп чак кына үлми калды. Икенче елда 25 сотый җир бүлеп бирделәр. Аны көрәкләр белән казып, Чембулаттан алып килеп, бәрәңге утырттык. Бала саен берәр кәҗә булдыырылды. Тукай исемендәге урамның югары башында аларны асрау отышлы булды. Болары инде сугыш беткәч барлыкка килде. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларында кешеләр бик ярдәмләшеп аралашып яшәделәр. Шырпы, тоз, сабыннар үтә кадерле. Учак тергезәсе булса, морҗасыннан төтен чыгучы өйгә чиләк белән утлы күмер алырга йөгерәсең. Йорт хуҗасы һичшиксез бүлешми калмый. Зур югалтулар хисабына сугыш безнең илнең җиңүе белән тәмамлангач, тиз арада тормышлар яхшыруына өметләндек. Әмма яхшы тормыш килергә ашыкмады... халык бик күп түзде әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.500
-
6 март 2021 - 15:09Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән Агымдагы елның ике аенда республикада ковид йоктыруның 4,7 меңгә якын очрагы теркәлгән.1800
-
6 март 2021 - 12:15Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.3600
-
6 март 2021 - 11:30Шахмат башны эшләтә Әлеге уен турында сүз чыкты исә, белдекле, «башлы» булып күренергә теләүчеләр әнә шулай дип кырт кисәләр.4600
-
6 март 2021 - 10:09Ут белән саксыз эш итү - янгынның иң таралган сәбәпләренең берсе Хөрмәтле Әтнә районы халкы!3100
-
6 март 2021 - 08:00Һава торышы - комфортлы Нинди була икән ул комфортлы һава торышы дисездер.3600
-
5 март 2021 - 20:006 мартка һава торышы һәм ай календаре 6 мартка һава торышы һәм ай календаре.8800
-
5 март 2021 - 18:30Волейбол ярышы узды 4 март көнне Әтнәдә- Саба(Шәмәрдән),Балтач,Арча,Теләче,Кукмара,Әтнә районнары арасында 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшьтәге кызлар командалары Әтнә районы беренчелеге волейбол ярышында көч сынашты.9901
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
5 март 2021 - 16:15Патриотлык рухы Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә укучы балалар иҗаты нигезендә патриотик рәсемнәр бәйгесе оештырганнар.3000
-
5 март 2021 - 15:10Гармун кечкенә булса да Булатны беренче тапкыр Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертында күрдем11900
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?14100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3500
-
6 март 2021 - 15:40"Әтнә ташбашы" Разил МөхәммәтҗановБүген Олы Әтнә авылы плотинасында мәдәният бүлеге "Әтнә ташбашы" дип исемләнгән балыкчылар ярышы уздырды.1200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.63400
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесе Түбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.31900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика