Әтнә таңы

Ике машина бәрелешкән

Яңа гына «АИФ Казан»нан алган мәгълүматларына караганда, Яшел Үзән районында коточкыч авария булган. Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше вафат һәм 2 кеше тән җәрәхәтләре алган. Машиналар шул дәрәҗәдә изелгән, янчелгән, кешеләрне махсус инструментлар ярдәмендә алганнар.

Реклама

Фаҗига кичә кич белән Әйшә янында була. Мари Иле номерлы "14"нче модельле "Лада" белән "Лэнд Крузер" бәрелешә. Һәлак булучылар барысы да ир-атлар. Әлегә авариянең детальләре төгәл билгеле түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: