Бүтән барыр урыны да юк
Кичкә кырын, район үзәгендә, авылына кайтырга Мансур соңгы автобусны көтә. Халык әллә ни күп түгел. Бүтән юнәлештә китәсе автобуслар инде китеп беткән. Район үзәгендә генә йөреп торган автобус, ике әйләнде. Кешеләре төшеп беткәч, йөртүчесе автобусны читкәрәк илтеп туктатты. Автобусыннан ашыкмый гына төшеп, сигаретын кабызып, юлның икенче ягындагы кибетләргә таба юл...
Кичкә кырын, район үзәгендә, авылына кайтырга Мансур соңгы автобусны көтә.
Халык әллә ни күп түгел. Бүтән юнәлештә китәсе автобуслар инде китеп беткән. Район үзәгендә генә йөреп торган автобус, ике әйләнде. Кешеләре төшеп беткәч, йөртүчесе автобусны читкәрәк илтеп туктатты. Автобусыннан ашыкмый гына төшеп, сигаретын кабызып, юлның икенче ягындагы кибетләргә таба юл тотты. Чираттагы электр поездын көтә ахырысы. Мансур көткән автобус та шул вакытка чамалап килә күрәсең.
Ул автобуста бик сирәк йөри. Ә бүген машинасы ватык булгач, кирәк-ярак алырга автобус белән килде. Бәхетенә машинасы өчен кирәк булган әйберләрне биредән алды. Казанга кадәр барып йөрисе булмады.
Күрсәтмә тактада язылган вакыт белән йөрсә, автобус китәргә чирек сәгать вакыт бар. Ә ул вакыт дигәне акрын уза, көткәндә бигрәк тә. Сөйләшеп утырырга кулайрак бер адәми зат та күренми. Гәпләшеп утырып, вакыт дигәне тизрәк узар иде. Әнә янәшәдә ике ханым, инде чирек сәгать авызларын авызга куеп, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Күптәннән очрашканнары булмаган ахрысы. Автобус ярты сәгатькә соңарып килсә дә, кайгырмаячаклар, ә бәлки, шатланырлар гына әле.
Полян ягыннан ниндидер поезд килде ахырысы. Бер дистә чамасы халык, вокзалдан бирегә таба атлый. Ашыгучы юк. Казан яктан поезд төшсә, яшь-җилкенчәк, автобусларда утырып барырга урын алыр өчен, берсен берсе узып, йөгерерләр иде.
Мансур иңенә ниндидер бер кулның кагылуына сискәнеп, башын сулга борды. Әлегә кул гына күренә, кешесе аның артында. Тулаем артка борылырга, утырган урындыгының аркасы комачаулый. Кул ир кешенеке: күптән сабын күрмәгән, тырнаклар киселмәгән, аслары каралып тора; җиң сүсәргән, тукымасы төсен югалткан.
Мансур урыныннан тормый булдыра алмады. Уң кулындагы төенчеген сул кулына күчерде. Ул унагай булгач, уң кул буш булсын: кирәк булса күрешергә, исерек бәйләнсә этеп җибәрергә, һөҗүм булса сугып җибәрергә. Төрле хәл булырга мөмкин, дөньяга бүген генә тумаган.
- Классташ, әллә танымыйсың инде?
- Алдан килеп күрешсәң, бәлки төсмерләгән дә булыр идем, ә болай, арттан килеп тоткач, югалып калдым, танымадым шул. Әллә Габделнур инде?
- Нәкъ үзе. Ә мин сине, башың белән мичкә керсәң, аягыңнан таныйм. Инде кул биреп күрештеләр. Да-а-а, мишәр әйтмешли, үзгәрсә үзгәрер икән адәм баласы. Соңгы мәртәбә кайда, кайчан күрде ул классташы Габделнурны? Егерме еллап бардыр.Алар Казан каласында, 8 трамвайда очраштылар. Мансур трамвайга кергәч, урта бер җирдә, урындыкта утырган бер ир-егетнең үзенә кул изәвен шәйләде. Трамвайда кеше күп түгел, буш урыннар да бар. Ул кул изәгән кешегә таба атлады. Янына барып җиткәч кенә таныды. Күрше авылдан килеп, Мансур белән бер класста укыган Габделнур. Мәктәп бетергәннәренә дистә елга якын. Әллә ни озак вакыт түгел. Ләкин, адәм баласын кигән киеме бик нык үзгәртә икән.
Габделнурны елмаюыннан һәм татарларда сирәк очрый торган зәп-зәңгәр күзләреннән генә танырга була. Мәктәптә укыганда да түгәрәк булган йөзе тагын да түгәрәкләнеп киткән. Сакал- мыекның әсәре дә булмаган, бит урталары алсуланып торган йөз. Ерык авызыннан энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешләре ялтырый. Андый ап-ак тешләрне Мансур Африкада, негрларда гына күрде.
Ә киемнәре... Язгы-көзге пальтосы кибеттән алынмаган, һәрхәлдә, Казан кибетләрендә андый пальто сатылмый; костюм-чалбары да берәр затлы ательеда тегелгән булырга тиеш; күлмәге тешенә караганда да аграк, киҗе-мамык та, ул вакытта модада булган нейлон да түгел, ниндидер затлы тукымадан; муенындагы "бабочкасы" шул кадәр үзенә килешеп тора, Америка киноартистлары дип белерсең, баш киеме белән аягындагы ботинкаларын, берничек тә сөйләп, язып, аңлатып бетереп булмый. Бу киемнәр Мансур өчен тормышка ашмастай хыял.
Мансурның киемнәре дә Воркута шахталарында эшләп, ялга кайткан егетләрнекеннән ким түгел. Ләкин Габделнурныкы белән чагыштырганда күпкә кайтыш, җир белән күк арасы. Аның кулындагы дипломаты - Совет илендә әле яңа гына күренә башлаган әсбап, Мансурның кулындагы портфель белән чагыштырырлык түгел. Ак көнләшү белән көнләште Мансур классташыннан. Көчкә-көчкә укып, мәктәп бетергән Габделнурны шушы хәлдә күреп сөенсә дә, аның дәрәҗәсендә киенә алмавына борчылып куйды. Хезмәт хакы да начар түгел, аз-маз саклык акчасы да бар. Акча тотып йөреп, әйбер таба алмаган заманнар иде шул...
Ә бүген, я Хода, шул Габделнурмы соң бу? Түгәрәк йөз сулган, җыерчыклар баскан, атна-ун көнлек сакал-мыек, тешләр сирәкләнгән, соры ямьсез төскә кергән. Каралып торган теш төпләре дә күренә. Киеме таушалган, нык таушалган, ә кайчандыр затлы булганга охшый, аяк киеменең нинди күннән, ни фасонда тегелгәнен дә әйтеп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, мондый киемнәрне хәзерге авыл кешесе абзарга, маллар карарга да киеп чыкмый.
Я, хуш, килде автобус. Утырдылар. Бер юнәлештә кайталар икән. Янәшә утырсалар да, ничектер, сүзләре ялганып китми. Күбрәк Габделнур сөйли, дөресрәге сораштыра. Бу тирәләрдә күптән булмаганы сизелә. Мансурның үзенең дә сораулар бирәсе килә, ләкин, ничектер яхшысынмый. Озын колактан - "чыбыксыз телефоннан" гына ишеткәне бар - гастроном директоры булып эшләгәндә зур гына җитмәүчелек табып, Габделнурны озак кына вакытка төрмәгә ябалар. Хатыны аның котылып чыкканын көтми, бүтән ир белән яши башлый. Юк, Мансур бу турыда сорамаячак. Кирәк дип тапса, үзе сөйләр. Бу дөнья - куласа, бер әйләнә, бер баса - дип борынгылар белми әйтмәгәндер. Шушындыйрак хәлләрне күз алдында тотканнардыр. Талкыган тормыш иләге Габделнурны. Кешедән ишетсә Мансур ышанмас иде. Үз күзләре белән күргәч, ышанмый булмый. Теге вакытта, трамвайда очрашканда, күз тидерде Мансур Габделнурның килеш-кыяфәтенә сокланып карап. Аның күзе каты. Алай ук текәлеп карамаска иде.
Олы юлдан алар авылына борылган юл чатында Габделнур автобустан төшеп калды. Юк, күренмәскә иде авылдашларына бу кыяфәттә. Күрәсең, бүтән барыр урыны юк. Алла сакласын! Күрсәтмәсен мондый хәлне дустыңа, дошманыңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев