Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике сабыйны таптаткан машина йөртүче үзен гаепле санамый - "Әтнә таңы"

Әле берничә көн элек Башкортстанның Әлшәй районында яшәүче Тимербулатовлар бик бәхетле гаилә иде. Әтиләре Фәнис - электрик, әниләре Гөлназирә балалар бакчасында эшли, ә кызлары Камилә - өченче, Гөлназ - алтынчы сыйныф укучылары. "Абыем соң өйләнде. Аларның тормышлары шунда ук да чәчәк ата башлады: җир сатып алдылар, вакытлы торакта тордылар, соңыннан...

Әле берничә көн элек Башкортстанның Әлшәй районында яшәүче Тимербулатовлар бик бәхетле гаилә иде. Әтиләре Фәнис - электрик, әниләре Гөлназирә балалар бакчасында эшли, ә кызлары Камилә - өченче, Гөлназ - алтынчы сыйныф укучылары.

"Абыем соң өйләнде. Аларның тормышлары шунда ук да чәчәк ата башлады: җир сатып алдылар, вакытлы торакта тордылар, соңыннан исә зур, матур өй төзеделәр. Кызлары туды, гөрләшеп яшәделәр. Абый Өфәгә икенче югары белем алырга кергән иде, ләкин кызларыннан башка озак тора алмады, әйләнеп кайтты" дип сөйли кызларның ике туган апалары Шаура.

Тимербулатовлар Раевка янындагы Яңавыл микрорайонында урнашып калдылар. Яңавылда мәктәп юк, эш табырга да авыр, шуңа күрә мондагы халык Раевкага барып йори. Яңавыл һәм Раевка арасында "Чишмә-Кыргыз-Миәкә" трассасы урнашкан.

"Шул көнне кызларны мәктәпкә әтиләре җыйды. Китәр алдыннан арбуз ашатырга теләгән, ләкин кызлар, ашыканнарын белдереп, чыгып киткән" ди апалары.

Һәлакәткә берничә минут кына калып барган. Кызларга җәяүләр чыга торган җирдә ике автомобиль юл биргән. Кызлар трассаның уртасына җиткәч, аларны"Камаз" бәрдергән. 30 яшьлек машина йөртүче, алдагы автомобильләр кузгалганын көтмичә, аларны сул яктан узып китеп,кызларны таптаткан.

" Әле һаман да күз алдымда шул сурәт тора. Кызларның берсе инде селкенми иде, икенчесе, "Әни-әни!" дип кычкырып, урыныннан торырга тырышты" дип сөйли һәлакәтне күргән кеше.

Берничә минуттан кайгыга баткан әниләре йөгереп килеп җиткән. Кызларның берсен инде тукыма белән япканнар иде инде.

"Камаз"ны йөртүче үзен гаепле итеп санамый.

Аның фикеренчә, кызлар, зур машинаны күреп, юл бирергә тиеш булган.

"Юлда бернинди машина туктату эзләре юк. Димәк, ул туктарга тырышмаган да" дип сөйли Шаура апалары.

Шунысы сәер: мондый куркыныч юлда светофор да, тизлекне чиккә кую билгесе дә юк, "зебра" һәм торак пункт исеме язылган табличка гына бар. Ә бит монда көн саен олылар да, мәктәп балалары да йөри. Трассаның бу өлеше әле яктыртылмаган да әле, ә балалар икенче сменада укый һәм кыш көне кап-караңгыда кайталар. Бәлки, мәсәлән, балаларны өеннән мәктәпкә һәм мәктәптән өйләренә автобус йөртүне оештырырга кирәктер?

"Без бу куркыныч юл турында белдек һәм балаларга сак булырга кирәк дигәнне аңлатырга тырыштык. Балалар бездә гел "өй-мәктәп-өй" маршрутын ясадылар. Ләкин, менә бит ни килеп чыкты…" дип сөйли үлгән кызның сыйныф җитәкчесе Мәдинә Сәрвәрова.

Бертуган кызлар бер-берсе белән бик тату яшәделәр. Олысы Гөлназ хәзерге вакытта мие селкенгән, гәүдәсендә күп урыны сынган, бәрелгән килеш хастаханәдә ята.

"Ул сеңлесенә сәламнәр җибәрә. Нәрсә булганын белми. Ә без дөресен ничек әйтергә белмибез…" ди апалары.

Камилә баш сөяге һәм ми ачык ярасыннан үлгән. Исән калырга бер өмет тә булмаган. 3 сентябрь көнне аны күмделәр. Туганнар, укытучылар, күршеләр килгән, хәтта администрациядән түрәләр килгән. Гафу үтенергә…

"Ул бик шаян кыз иде! Алар Гөлназ белән гаилә бәйрәмнәрендә шигырләр укыдылар, концертлар куйдылар - гел бергә иде алар. Бу кайгыны әти-әниләре ничек баштан үткәрер? Иң куркынычы шунда: алар көн саен һәлакәт булган урынны үтеп китәчәкләр. Искә алу мәҗлесендә абый Камилә яраткан тәм-томнар алып кайтты. Без һаман да булган хәлгә ышанып җитә алмыйбыз. Якшәмбе көнне Өфәгә өйгә кайткан саен юл чатында чәчәк һәм йомшак уенчыклар күбәеп тора" дип сөйли туганнары.

Администрациягә шалтырату

"Мин үзем җирләүдә катнашмадым. Әлбәттә, бу бик зур кайгы. Ләкин аңларга тырышыгыз: бу трасса - республиканыкы, без берни дә эшли алмыйбыз. Раевка авылы советы "Башавтодор"га юлны куркынычсыз итергә сорап хатлар язды, әлегә берни дә үзгәрмәде. Хәзерге вакытта мин бер атна эчендә юлда ясалма тигезсезлекләр ("лежачий полицейский") урнаштырырга таләп бирдем. Алга таба - светофорлар кую.

Тагын шуны әйтәсе килә: без машина йөртүчеләрне үз-үзен тотарга өйрәтмәсәк, юлда тәртипсезлекләр дәвам итәчәк. Бу вакыйгада бит машина йөртүче гаепле, ә гаепләячәкләр администрацияне.

Яңавылда мәктәп булмаганы турында. Беренчедән, анда укырга яраклы булмаган бина бар иде. Икенчедән, ата-аналар үзләре балаларын шунда бирергә теләмәде, чөнки яннарында, бер километр ераклыкта, әйбәт мәктәп бар.

Раевкада хәзерге вакытта дүрт мәктәп урнашкан, район үзәгенең бөтен балаларын укытырга җитә. Ә автобусны без, мәктәп биш километр ераклыкта урнашкан булса, бирер идек» ди Әлшәй районы администрациясе башлыгы Дамир Мустафин.



Мәгълүмат «Комсомольская правда» сайтыннан алынды

Фото: http://news-hl-cm.newsrep.net/ сайтыннан

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев