Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике Әтнә егете истән чыкмый

Ике Әтнә егете истән чыкмый Ярты ел буе күңелебездә йөрткән йөрәк хисләребезне, уй-кичерешләребезне сезнең газета аша ияләренә җиткерәсебез килә. Мин дә, ирем дә - без инде карт кешеләр, икебез дә пенсиядә. Быелның 14 гыйнварында Әтнә районында авариягә очрадык. Бик буранлы көн иде, таныш юл да булмагач, иремнең игътибары җитеп бетмәгәндер...

Ике Әтнә егете истән чыкмый

Ярты ел буе күңелебездә йөрткән йөрәк хисләребезне, уй-кичерешләребезне сезнең газета аша ияләренә җиткерәсебез килә. Мин дә, ирем дә - без инде карт кешеләр, икебез дә пенсиядә. Быелның 14 гыйнварында Әтнә районында авариягә очрадык. Бик буранлы көн иде, таныш юл да булмагач, иремнең игътибары җитеп бетмәгәндер инде, Иске Җогып авылы тирәсендәге борылышта машина белән юл читенә очтык. Аллага шөкер, үзебезгә зыян тимәде, әмма икебез дә ни эшләргә белмичә, чит-ят юлда каушап калдык. Шулчакта бер машина туктап, безгә үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Ул - шул авылда яшәүче, сөт җыючы булып эшләүче Рәдис Гәрәев булып чыкты. Рәдис йөрәк даруы каба башлаган иремне дә тынычландырды, үз телефоныннан ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсенә шалтыратты. Килеп җиткән инспектор, лейтенант Фәнил Муллагалиев та бик ипле, миһербанлы егет булып чыкты, үзе трактор чакыртып, машинабызны юлга менгереште. Ярдәмнәре өчен бер тиен дә акча алмый, хәерле юл теләп озатып калдылар.

Шушы ике егет - Рәдис белән Фәнилнең кылган изгелеге күңелемнән һич тә чыкмый. "ГАИ хезмәткәрләре тегенди, мондый..." дип сөйләүчеләрне ишетсәм, миһербанлы Әтнә егетләрен исемә төшереп, шатланып туя алмыйм. Аллага шөкер, тирә-ягыбызда игелек кылучы изге затлар бар әле. Бу ике егетне тәрбияләгән әти-әниләр алдында да башыбызны иябез.

Надия, Ринат БАРИЕВЛАР, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев