Ике йөк һәм җиңел машина бәрелешкән
Мамадыш районында Мәскәү-Уфа трассасының 945нче чакрымында Новосибирск өлкәсеннән «Фредлайнер», "Нива" һәм "Скания" фурасы бәрелешкән. (Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Мамадыш районында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Алдагы көнне Мәскәү-Уфа трассасының...
Мамадыш районында Мәскәү-Уфа трассасының 945нче чакрымында Новосибирск өлкәсеннән «Фредлайнер», "Нива" һәм "Скания" фурасы бәрелешкән.
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Мамадыш районында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдагы көнне Мәскәү-Уфа трассасының 945 нче чакрымында Новосибирск өлкәсеннән «Фредлайнер», "Нива" һәм "Скания" фурасы бәрелешкән.
Авария аркасында 47 яшьлек ир-атка зыян килә.
Фаҗига урынында №5 эзләү-коткару хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндерәләр, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтеп, аны табиблар кулына тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев