Әтнә таңы

ИКМӘК КАДЕРЕ

Икмәкнең чын кадерен ачлык газабын кичергән өлкәннәр генә беләдер дип уйлыйм.

Сугыш елларындагы ачлык миңа - 1941 ел­да туган балага да ка­гылды. Ач килеш әни­нең эштән кайтканын көтеп, сәке өстендә уты­руларым хәтердә. Әни эштән ипи сыныгы алып кайтмас микән, дип өметләнгәнмендер. Ачка үлмәгәнбез үзе. Әни: "Сезне сыер гына алып калды," - дия торган иде.Сугыштан соң тормыш аз гына рәтләнә башлады. Ипи салган көн безнең өчен бәйрәмгә тиң. Әни, он азрак китсен дип, күәс чиләгенә бәрәңге уып куша. Салам ягып мичне кыздырабыз. Мич ялкынында ипи камырыннан әни тәбикмәк пешереп бирә. Өстенә салам көле төшкән кайнар тәбикмәкнең тәме әле дә авызда тора. Аннан соң әни, күәс чиләгендә кабарган ипи камырын алып, түгәрәкләп ипи рә­вешенә китерә, аннан аларны түгәрәк ипи чараларына сала, бераз тор­гач тагын да кабара төшә. Кызу мич каршында битләре кызарып, мату­раеп киткән әни, ипиләрнең өстен катык яки катык суы белән майлап, киң агач көрәккә аудара һәм себерелгән мич эченә озата. Ул вакытларда авылда ипи салган кешене урамга чыккан ипинең хуш исе буенча белеп була иде. Хәзерге авылда ул ис юк. Өйдә ипи бетә башласа, әни: "Бар, улым, күрше фәлән апаңнан 1-2 кадак ипи әҗәткә алып чык әле", дип йомышка кертә. Күрше апа бизмән белән үлчәп биргән ипине, чиста тастымалга төреп, алып чыгып әнигә тоттырам. Әни ипи салган көнне үк, ул әҗәтне кертеп түли идек. Акрынлап тамаклар туя башлады. Ләкин өйдә беткәннән беткәнгә ипи пешерү өчен он кирәк. Ә колхоз хезмәт көненә икмәкне бик чамалап кына бирә. Ул вакытларда тракторчы, комбайнчы келәтләрендә генә икмәк мул була иде. Авылда пекарня төзелеп, халыкны ипи белән тәэмин итә башлады. Без - малайлар, иртәнге тәмле йокыларыбызны кал­дырып, иртүк ипи чиратына басабыз. Төштән соң кибеткә ат арбасында бер ящик ипи килә, ул да бөтен кешегә җитми. Шулай итеп, авыл өчен ипекәй озак вакытлар дефицит товар булып торды. Әле узган гасырның 70-80 елларында да кибет киштәләрендә ипи юк иде. Авыл кибетчесе, колхоздан машина алып яки Казанга эш белән баручы машинага утырып бара. Кайтканда, мең бәлаләр белән, бер машина ипи төяп кайта. Ләкин ипине ул колхоз рәисе рөхсәтеннән башка сата алмый. Урып-җыю, бәрәңге алу кебек кызу эш вакытларында, колхоз рәисе, ипине ындыр табагы яки бәрәңге басуында сатарга боера. Халык ипи машинасы артыннан басуга чаба иде. Болай эшләү халыкны җыйнап, колхоз алдындагы бурычларны аңлату өчен кирәк булгандыр, ә башкача халыкны ничек җыйныйсың.

Икмәк ул вакытларда арзан. Чиратың җиткәч машина өстендәге сатучыга 1 сум акча бирәсең, ул синең капчыгыңа 6 ипи, калган акчага 1-2 конфет ыргыта. Шәһәргә эш белән барсак, икмәк кибетенә тукталмыйча кайтмыйбыз. Кулга 2-3 ипи генә бирелгәнлектән, кибеткә тышкы кыяфәтне үзгәртеп, берничә мәр­тәбә керәбез. 3-4 кибеткә туктала торгач, капчык тула иде. Шулай итеп, арзан ипине халык төрле юллар белән таба һәм... терлеккә ашата башлады. "Минем үгез көнгә 10ар ипи ашый," - дип мактанулар китте. Ипине киптереп, капчык-капчык сохари әзерләүләр башланды.

Реклама

Хәзер авылларда ки­бетләр саны көннән-көн арта бара. Безнең Олы Мәңгәрдә дә 4 кибет бар. Шуларның һәрберсенә көн саен машина белән яңа гына мичтән чыккан, әле суынырга да өлгермәгән ипи килеп тора. Ниндие генә юк: агы, карасы, түгәрәге, озынчасы, әллә нәрсәләр кушылган диетик ипиләр, төрле исемнәр белән 10ар төрле ак икмәк эш­ләнмәләре сатыла. Ипине канәгать булмаган кыя­фәт белән сайлаган булабыз. Нишләп тегесе юк, дип кибетчегә дәгъва белдерүчеләр дә бар. Ашау-эчү, икмәк кытлы­гы юк. Мул яшибез!

Ачлык газабын күрмә­гән буынның икмәккә ка­рашы бөтенләй икенче төрле. Икмәкне әрәм- шәрәм итү, бер башыннан гына тешләп ипи сыныгын калдыру, идәндә ипи сыныкларының ау­­нап ятуы, ипи валчык­ларын коеп ашап йөрү, ипи калдыкларын чүп савытына ташлау кебек начар гадәтләр белән адым саен очрашырга туры килә. Статистика мәгълүматларына күз сал­сак, бөтен ил буенча 7 млн. т. ипи чүп савытына ташлана икән. Ә Татарстанда иң яхшы елларда да икмәк җитештерү 5 млн. тонна чамасы - уйланырлык шул бу. Кадерлик икмәкне! Киләчәк буыннар ачлык хәсрәтен күрмәсен. Ипи бөтен нәр­сәгә баш. Шулай булып кала күрсен!

Теги: икмәк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: