Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Илһам" чишмәсенә җан өрәләр

Олы Мәңгәр авылының бик матур урыннарының берсе булган "Илһам" чишмәсен яңарту эшләре бара.

Заманында бертуган Сабировлар тырышлыгы белән буралы һәм улаклы булган чишмә бүген яңарыш кичерә. Чишмәнең түбәсен алыштырганнар, стеналарын матур итеп тышлаганнар. Кырыенда бизәкле басма да булдырганнар. Әлегә биредә эшләр дәвам итә. Кем шулай тырышкан, дисезме? Әлеге изге зат үзенең кем икәнен белгертергә теләмәде. Без аның  Олы Мәңгәрдә туып үскән, авыл җанлы авылдашыбызның улы икәнен генә әйтә алабыз.Ничек кенә булмасын, эшләгән игелеге үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын - мәңгәрлеләрдән аңа шул теләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев