Илһам Мөхәрләмов: "Гомер атым офыкларга атлый"
Гомер атым Болын буйлап бер тай чаба, Җилләр җитә алмый артыннан. Бар микән соң тагын җан иясе, Бәхетлерәк шушы колыннан. Арба тартып юлдан бер ат бара, Җилләре дә ачы тешләшә. Арыгачтын туктап ял итә ул, Авыр йөге һаман янәшә. Гомер атым офыкларга атлый, Ачы җилләр этә артыннан. Бер киткәчтен булмый...
Гомер атым
Болын буйлап бер тай чаба,
Җилләр җитә алмый артыннан.
Бар микән соң тагын җан иясе,
Бәхетлерәк шушы колыннан.
Арба тартып юлдан бер ат бара,
Җилләре дә ачы тешләшә.
Арыгачтын туктап ял итә ул,
Авыр йөге һаман янәшә.
Гомер атым офыкларга атлый,
Ачы җилләр этә артыннан.
Бер киткәчтен булмый кире кайтып,
Булмый кайтып офык артыннан.
Гомер атым зинһар туктама син,
Туктама син авыр булсада.
Үз-үзеңә язган тормыш юлын,
Ачы җилләр исеп торса да.
Катнаш никах
Сөя егет чит халыкның гүзәл кызын,
Өйләнмә дип ялынса да карт атасы,
Тыңламады,өйләнде шул чибәркәйгә,
Тик почмакта эленеп тора иконасы.
Томыш йөген тарта егет,бар да әйбәт,
Колак салмый авыл буйлап йөри гайбәт,
Балаларны тотып килен чукындырган
Уйламый да егет, алмады шул гыйбрәт.
Гомер бара, намазлыкка басты абзый,
Карап басты кыйбласына,нидер борчый.
Аңлады ул ялгышканын, тик соң инде-
Иконага карап бабай намаз укый.
Иконага карап чукына карчык та,
Артта тора бабай басып намазлыкта
Гомер узган, бу хатаны юып булмый,
Иконага карап бабай намаз укый.
Сүзсез хат
Каләм белән җилгә хатлар яздым,
Бәлки сиңа барып ирешер.
Насыйп булса җилләр сине күреп,
Сәламемне әйтеп күрешер.
Болытларга яздым сәләмемне,
Ак кар булып күктән яварлар.
Керфегеңә кунып эрерләр дә,
Битләреңә синең тамарлар.
Сагынуымны салдым аккан суга,
Агым суда мине күрерсең.
Барып җитсә әгәр сәләмнәрем,
Сөюмне шуннан белерсең.
Сүзсез хатым, җиткер сөюемне,
Бәлки кайтыр миңа җылы сүз.
Өмет белән көтәм хәбәреңне,
Сыкрамыйча йөрәк азга түз.
Яңа ел бураннары
Яңа елның бураннары матур,
Җәяүләшеп җирдән чабалар.
Әйтерсең лә җирнең йөзен
Ап-ак яулык белән ябалар.
Яңа елның салкыннары хәтта,
Җылытадыр кебек дөньяны,
Могҗизалы көн килер кебек,
Киләчәк ул,беләм мин аны.
Ап-ак карлар ява, айдакачкан,
Җемедәми күктә йолдызлар.
Әйтерсең лә ишелеп бәхет ява,
Карны тота ачык авызлар.
Уйлар
Чиертмә әле күңелем кылларын,
Өзелеп китәр кебек тоела.
Гомеремнең көзе җитте ахры,
Яфраклары инде коела.
Сөртмә әле күңелем көзгесен,
Хәтирәләр анда яңара.
Яшьлек сизелми дә узган инде,
Картлык килеп җиткән бичара.
Актарынма әле үткәннәрдә,
Үкенүсез үтми гомерләр.
Яшим әле тыныч картлыгымда,
Унсигездә һаман күңелләр.
Сискәндермә мине арттан килеп,
Шикләнерлек гамәл кылмадым.
Күкри-күкри яшьнәп яшим әле,
Яшим әле, яшәп туймадым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:11Сөт саву арта 25 май көненә Татарстан буенча көнлек тулай савым 4222,1 тонна тәшкил итә.5700
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән5300
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.6500
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.9700
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.18800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.13200
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.19600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.18500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6300
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.13501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.11400
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада узаИгътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.7800
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.43000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.36700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика