Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Халиков үз туган көне алдыннан безнең ветеранны медаль белән бүләкләде - "Әтнә таңы"

Казанда ветераннарның отчет-сайлау конференциясе булып узды. Аның эшендә безнең районның ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов та катнашты.

Биредә Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе - Премьер-министр Илдар Халиков чыгыш ясый. Ветераннарның алгарыш эшенә керткән өлешләрен ассызыклый, шул исәптән кайберләрен Мактау грамоталары белән бүләкли. Ә Мингазиз Зиннәтов күкрәгенә "Татарстан Республикасы алдындагы намуслы хезмәте өчен" медален тага. Мондый медальгә нибары 3 кеше генә лаек була, шулар арасында безнең якташыбыз да булу зур горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев