Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе – Арчада

Безнеке Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе - Арчада Шулай гадәткә кергән, кайгысы булса да, шатлыгы булса да, районыбыз халкы безнең белән уртаклашырга омтыла. Сүрия МИНГАТИНА Хәлебездән килгәненә ярдәм итәбез, шатлыгын уртаклашучыларны күтәреп алабыз, үзебезгә дә рәхәт булып китә, чөнки алар безнекеләр, Һәм һәркайсына аз гына булса да ярдәмебез тигән. Әле күптән түгел...

Безнеке

Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе - Арчада

Шулай гадәткә кергән, кайгысы булса да, шатлыгы булса да, районыбыз халкы безнең белән уртаклашырга омтыла.

Сүрия МИНГАТИНА

Хәлебездән килгәненә ярдәм итәбез, шатлыгын уртаклашучыларны күтәреп алабыз, үзебезгә дә рәхәт булып китә, чөнки алар безнекеләр, Һәм һәркайсына аз гына булса да ярдәмебез тигән.

Әле күптән түгел генә Илдар абый Вәлиуллинның "Ашыт" спорткомплексында картиналар күргәзмәсе узуын язган идек. Халыкның бик яратып караганын да хәбәр иттек. "Бар кешедә сәләт, талант ", дип сокландык. Олы Әтнәдән соң, Илдар Хәйдәр улының картиналар күргәзмәсе Казан шәһәренең "Юность" мәдәният йортында узды.

"Шулкадәр күңелем булды, бик күп кеше килеп карады, студентлар да килде, олы яшьтәгеләр дә бик кызыксынып сораштылар. Якташыбыз Азат Фазылҗанов бик матур итеп башлап җибәрде, үзебезнекеләр эшләгән җир бөтенләй башка инде...", - кичә редакциягә кереп әнә шулай шатлыгын уртаклашты Илдар абый. "Картиналарымны Арчаның "Казан арты" тарих-этнография музеена кайтарып калдырдым, 23 гыйнварда күргәзмәм Арчада уза. Мәдәният мөдире Рамил әфәнде ярдәме белән оеша анысы. Барам әле, азрак Арчалар белән дә аралашып кайтам. Бик хөрмәт итәм арчаларны, азрак үпкәм дә бар, безнең Тукайны алдылар, Тукай безнеке бит инде ул...", - дип фикерләрен белдереп кайтып китте. Куанганын күреп сөенеп калдык.

Шулай итеп, "60 яшькә - 60 картина" бик тиздән Арча халкын сокландырачак. Аннан соң Илдар абыйның картиналары үзебезнең районга кайтачак.

"Бәйрәм вакытында уздырылгач, ул вакытта барып карый алмадык. Илдарның ул картиналарын музейгамы, берәр җиргәме даими тора торган итеп урнаштырып булмыймы икән, барып карар идек. Без, өлкәннәр, "картиналарны куйдылар карыйм" дип кенә чыгып китә алмыйбыз район үзәгенә, кемдер алып барырга кирәк, вакыт кирәк, ә карыйсыбыз килә. "Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә", диләр. Хәзер беребез дә ач түгел, рухи байлык җитми менә. Урнаштырсыннар иде аларны бер уңай урын табып, мастерскойда тузан җыеп ятарга тиеш түгел ул сәнгать әсәрләре, теләгән кеше сатып та алыр иде...", - менә шулай дип шалтыраттылар Күшәр авылында яшәүче пенсионер апалар.

Күргәзмәне караганда да ишетелде бу фикер. Мин дә алар белән килешәм, дөрестәндә, һәркем карап сокланырлык итеп урнаштырып була бу картиналарны. Фикер-тәкъдим дә юк түгел, бу хакта Илдар абыйның үзе белән дә сөйләштек. Илдар Хәйдәр улы Күңгәр авылында туып үскән, һәм бу байлык туган авылда төпләнсә яхшы булыр иде. "Мәктәпнең 50 еллык юбилеена Күңгәр мәктәбендә булырга мөмкин картиналарымның азрагы, бу хакта мәктәп директоры Наил абый Габидуллин белән дә сөйләштек",- ди Илдар абый Вәлиуллин. Аннан соң бу картиналарны Күңгәр авылындагы әле генә капиталь төзелеш узган Күңгәр мәдәният йорты үзенә сыйдырса, бу ике якка да файдалы булачак. Картиналар мәдәният йортын бизәп торачаклар, ә алар анда сыя, заллар зур, искиткеч матур - ә мәдәният йорты рәссамны күтәрәчәк. Я кайсы авылның, районның башкала халкын сокландыра ала торган үз рәссамы бар әле, ә Күңгәр бу яктан бәхетле. Мин үзем шулай уйлыйм, бәлки башка фикер дә булыр. Уйлашыйк! Картиналарга бергәләп урын табыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев