Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе эшли башлады

Бүген "Ашыт" спорткомплексының дискотекалар уздыра торган залында үзебезнең рәссамның картиналар күргәзмзсе эшли башлады. 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмәгә Илдар абыйның төрле елларда эшләнгән 60 картинасы куелган. ( 60 яшькә - 60 картина" дигән язмамны соңрак укырсыз) Күргәзмә ачылышында район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова да катнашты....

Бүген "Ашыт" спорткомплексының дискотекалар уздыра торган залында үзебезнең рәссамның картиналар күргәзмзсе эшли башлады. 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмәгә Илдар абыйның төрле елларда эшләнгән 60 картинасы куелган. ( 60 яшькә - 60 картина" дигән язмамны соңрак укырсыз)

Күргәзмә ачылышында район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова да катнашты. Рәссамга киләчәк эшендә уңышлар теләде.

Сөйләүчеләр сөйли торды, ә башкалар картиналарны кызыксынып карады. Илдар абый бүген бар кешегә дә кирәк иде, һәркемн бу картиналарның кайда язылганлыгы, тарихы кызыксындырды. Табигать күренешләре, авыл яшәеше, матурлык әсир итте. Илдар абыйның бу икенче күргәзмәсе, дип әйттеләр. Районыбызның берничә мәктәбендә өлешчә күргәзмәләре булган иде инде. Ә Илдар Хәйдәр улы үзе: "Бу минем картиналардан торган өченче күргәзмәм. Берсе Казанның Габдулла Тукай музеенда үткәрелгән иде. Анысын оештыруга ул чактагы мәдәният йорты директоры Марат Хәбибуллин зур ярдәм итте. Калган икесе районда", - дип ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев