Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язганнар: "Миллениумнан озынмы Сират күпере? "Оргсинтез"дан яманмы тәмуг төтене?"

Очлы каләмле яшь шагыйрь Ренат Галиәскәров кызыклы шигырь язган. "И.Ш.га" дип куйган ул аны. Аңлашыла ки, вакытсыз арабыздан киткән Илфак Шиһапов турында сүз. Бу шигырьдә юмор да, фәлсәфә дә, гыйбрәт тә. Укып карагыз: "Иртә китүче дуслар, остазлар, якыннар артканнан арта бара соңгы елларны. Сөйләшер сүзләр, аласы киңәшләр, рәхәтләнеп бер уенын~чынын...

Очлы каләмле яшь шагыйрь Ренат Галиәскәров кызыклы шигырь язган. "И.Ш.га" дип куйган ул аны. Аңлашыла ки, вакытсыз арабыздан киткән Илфак Шиһапов турында сүз. Бу шигырьдә юмор да, фәлсәфә дә, гыйбрәт тә. Укып карагыз:

"Иртә китүче дуслар, остазлар, якыннар артканнан арта бара соңгы елларны. Сөйләшер сүзләр, аласы киңәшләр, рәхәтләнеп бер уенын~чынын кушып гәпләшәсе мизгелләр генә өелеп кала. Ышанасы , килешәсе килми кайбер вакыйгалар белән. Тик китүчеләргә анда мондагыдан яхшырактыр бәлки , дигән уйлар гына бераз тынычлык өсти", - диде Ренат Матбугат.ру хәбәрчесенә.

И.Ш.га ~~~~~~~~~~~~~~ Йә, күрешик. Сөйләп җибәр. Үз иттеләрме? Дөрес яшәмәдең диеп, Нык сүктеләрме? ~~~~~~~~~~~~~~~~ Җирдән ахирәткә кадәр Еракмы ара? Татфондбанкны ябучылар Кайларда яна? ~~~~~~~~~~~~~~~ Миллениумнан озынмы Сират күпере? Оргсинтездан яманмы Тәмуг төтене? ~~~~~~~~~~~~~~ Оҗмахта күренгәлиме Берәр зур түрә? Ут~суга, газга түләүләр Айдамы килә? ~~~~~~~~~~~~~~ Өс~башың бөтенме синең, Тукмы тамагың? Анда бушка бирмиләрме Вамин каймагын? ~~~~~~~~~~~~~~ Ришвәт биреп котылганнар Бармы тәмугтан? Сүз иреген кысалармы Гади халыктан? ~~~~~~~~~~~~~~ Ничек анда торып ята Иртә киткәннәр? Кайсыбыз тора чиратта, Кемне көтәләр? ~~~~~~~~~~~~~~

#РенатГалиаскар #кемнекөтәләр

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев