Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Легендар диктор Яшел Үзәндә җирләнәчәк.

   Илфат Абдрахманов туган ягында - Яшел Үзәндә җирләнәчәк. Бүген Казанда җәмәгатьчелек татар телевидениесенең легендар дикторын соңгы юлга озатты.

Илфат Абдрахмановны озатырга ул яшәгән Әмирхан урамындагы йорты ишегалдына кеше күп килгән иде. 

Җыйнак кына озату мәрасимен ТНВ генераль директоры Илшат Әминов алып барды. 

Хушлашу сүзләрен Илфат Абдрахманов белән бергә эшләгән журналист Илфат Фәйзрахманов, легендар диктор Лия Заһидуллина, кинооператор һәм режиссер Юрий Гвоздь әйтте. 

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Аңа ноябрь аенда 59 яшь туласы иде. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-10-2020/ilfat-abdrahmanovny-so-gy-yulga-ozattylar-5776408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев