Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләк-җимеш ашагыз!

Район халкының сәламәтлеге сагында торучыларның азрак җиңел сулыш алган вакытлары. Диспансерлаштыруның быелга караган өлеше беткән. Олы яшьтәгеләр дә, кече яшьтәгеләр дә, мәгариф һәм социаль хезмәткәрләр дә диспансерлаштыру үткән. 2500 кешегә 10 ел саен ясала торган тартышу авыруына каршы вакцина ясауны да төгәлләгәннәр. Гриппка каршы вакцина ясау да ахырына якынлаша. Мәктәп...

 

 

Район халкының сәламәтлеге сагында торучыларның азрак җиңел сулыш алган вакытлары. Диспансерлаштыруның быелга караган өлеше беткән. Олы яшьтәгеләр дә, кече яшьтәгеләр дә, мәгариф һәм социаль хезмәткәрләр дә диспансерлаштыру үткән. 2500 кешегә 10 ел саен ясала торган тартышу авыруына каршы вакцина ясауны да төгәлләгәннәр. Гриппка каршы вакцина ясау да ахырына якынлаша. Мәктәп укучыларының сәламәтлеге дә тикшерелгән, соңгы нәтиҗәләр ясала. Игьтибар итәсездер, Һава торышы бер суыта, бер җылыта, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр сизә моны, салкын тиеп интегүчеләр дә арта. "Җылы киенеп йөрегез, хәзер көз, җиләк-җимеш мул, ашагыз, гөлҗимеш суын эчегез. Кан басымы белән интегүчеләр даруларын басым күтәрелгәндә генә түгел, хәлләре әйбәт вакытта да эчсеннәр", - дип кисәтә район больницасының баш табибы Азат Гарипов. Хәлегез начарланып китсә, табибларга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев