Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләк-җимешне кошлар бездән алдарак "җыя"...

Бакчадагы җиләк-җимешне чүпләүче кошлардан ничек сакланырга?

Быел, нишләптер, миләш чыпчыклары күп. Алар, бакчачыларның теңкәсенә тиеп, уңышны алардан алда “җыеп” өлгерә. Җиләк-җимеш пешкән вакытта бакчаларга һөҗүм итүче бу кошлардан ничек котылырга? Бу сорауга “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалы агрономы Айсылу Камалетдинова җавап бирә.

— Быел, чынлап та, бу кошлар күбәйде. Вакытында чара күрмәсәң, аларның берничә сәгать эчендә бөтен уңышны ашап китүләре ихтимал. Бу кошлар бик кыю, әрсез,кешедән куркып бармый. Чия, карлыган, крыжовник, бакча җиләген, ирга кебек җиләк-җимешләрне аеруча яраталар. Төрле куркыту чараларына тиз өйрәнәләр һәм урап үтү юлларын да тиз табалар.

Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: иң җиңел котылу юлы — бакчага карачкы кую. Тавышлы әйберләр аларны куркыта: калай банкалар, шешәләр урнаштырырга була. Кибеттән балалар өчен ясалган төрле җил әйләндергечләр алырга мөмкин. Шулай да кошларның иң курыкканы — ихатадагы песи. Әгәр песиегез булмаса, иске бүрекләр элеп, бераз вакыт җимешләрне сакларга була.

Мин тагын бер кызыклы чара уйлап таптым. Балаларның иске тубына ватылган көзге кисәкләрен ябыштырдым да элеп куйдым. Кояшлы көнне ул, ялтырап, коштарны куркыта. Хуҗалык товарлары кибетләрендә агач һәм куакларны ябып куяр өчен махсус челтәр сатыла. Ул да әйбәт ярдәм итә, — дип билгели белгеч.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/il-k-imeshne-koshlar-bezd-n-aldarak--iya-379605/

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/птица-странствующий-дрозд-4378493/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев