Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләккә барып хатынын таптата

Яӊа Чишмә районында күӊелләрне тетрәндерерлек аяныч хәл була. Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ- «Патриот» машинасында җиләккә юнәләләр. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм бераздан борылып куям дип, артка чигенә. Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел,...

Яӊа Чишмә районында күӊелләрне тетрәндерерлек аяныч хәл була.
Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ- «Патриот» машинасында җиләккә юнәләләр. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм бераздан борылып куям дип, артка чигенә. Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел, әмма артка чигергән машина аны изеп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында җан бирә. Бу турыда Яӊа Чишмә районы сайты хәбәр итә.
Районыбызда да хәзер җиләк җыю чоры бар. Берүк сак булсак иде, һәрвакытта уяулыкны югалтмаска кирәк.

Баш мөхәррир

Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/19732

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев