Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләкле җәй

Июль ае - бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чор. Бу вакытта уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле җиләкләрдән ниләр генә әзерләми. Әйдәгез, бергәләп төрле рецептларны караштырыйк әле. Кем белә, бәлки безнең киңәшне тотып әзерләнгән кайнатмалар иң тәмлесе булыр… Банан һәм рәвәҗдән джем 500 г рәвәҗ, 500 г шикәр комы, 250 г банан кирәк. Рәвәҗне...

Июль ае - бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чор. Бу вакытта уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле җиләкләрдән ниләр генә әзерләми. Әйдәгез, бергәләп төрле рецептларны караштырыйк әле. Кем белә, бәлки безнең киңәшне тотып әзерләнгән кайнатмалар иң тәмлесе булыр…

Банан һәм рәвәҗдән джем

500 г рәвәҗ, 500 г шикәр комы, 250 г банан кирәк. Рәвәҗне чистартырга, 2 см зурлыкта турарга. Шикәр комы белән болгатып, 2 сәгатькә бүлмә температурасына куярга. Шуңа юка түгәрәкләр итеп туралган банан өстәргә. Болгатырга да сүлпән утта 3 минут чамасы кайнатырга. Джемны уттан алуга, чиста банкаларга салып, капкачлап куярга.

×××××

1 кг җир җиләге, 400 г шикәр комы кирәк. Җир җиләген яхшылып юарга, "күлмәкләрен" салдырырга. Тирән эчле савытка салырга да, өстенә шикәр комы сибеп, 4-5 сәгатькә суыткычка куярга. Шикәрле җиләкләрне кәстрүлгә бушатырга. Сүлпән утта кайнатып чыгарырга да, өстенә җыелган күбекләрен алып, 5 минут кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга. Капкачлы ягы белән банкаларны тезеп, суытырга. Суынганнан соң суыткычта сакларга.

×××××

1 литрлы банкага 750 г кара җиләк, 150 г шикәр комы кирәк. Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Банкаларга җиләкне шикәр комы белән аралаштырып тутырырга. Банканы капкачлап, сулы ваннада суы кайнап чыкканнан соң 8 минут чамасы стерильләштерергә.

Икенче ысул. 1 литрлы банкага 850 г җиләк. Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Алдан әзерләп куелган банкага 850 грамм җиләк кереп беткәнче селкетә-селкетә тутырырга. Капкачлаганнан соң 10 минут стерильләштерергә.

××××

Кызыл карлыганны сабакларыннан арындырырга, юарга. Җиләкләрен сытып, иләк аша үткәрергә. 2 литр сокка 2 кг шикәр комы салып болгатырга. 2-3 сәгатькә салкын урынга куеп, болгаткалап торырга. Банкаларга тутырып, капкачламыйча 2-3 көн тотарга. Шуннан соң банкаларны капкачлап, ике көн дәвамында кояш нурлары астында куярга. Әлеге желены коры урында сакларга кирәк.

×××××

Сырганактан: 1 кг ташкабак, 1 кг шикәр комы, 400 г сырганак кирәк. Ташкабакны шакмаклап турарга да шикәр комы белән болгатырга. Согы бүленеп чыкканнан соң утка куярга. Кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатырга һәм суытырга. Ике тапкыр шулай кабатлаганнан соң, өченчесендә 10 минут кайнатырга. Бу вакытта кайнатмага сырганак та өстәргә.

××××

Кара һәм каен җиләгеннән: 1 кг каен җиләге, 200 гр кара җиләк, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк. Суга шикәр комы салып, сироп кайнатырга. Шуңа җиләкне салып болгатырга. 3-4 сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, сүлпән утка кайнатырга куярга. Стерильләштерелгән банкаларга салып, салкын урында сакларга.

чыганак: http://awilim.ucoz.org/publ/10-1-0-15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев