Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тик менә аяклар гына тыңламый әлегә... - Илмирга безнең ярдәм кирәк

"Улым авыргач, мин дә эшли алмыйм" Әтнә районының Күңгәр авылында гомер итүче 7 яшьлек Илмир Хисмәтуллин үз аягында йөрү турында хыяллана. - Илмирны без көтеп алдык. Ул туганда улыбыз белән кызыбыз буй җиткән иде инде. Яңа йорт җиткергән чак. Дөньяга тагын бер сабый килгәч, тормышыбыз тү­гәрәкләнеп китте. Тик алда безне...

"Улым авыргач, мин дә эшли алмыйм"

Әтнә районының Күңгәр авылында гомер итүче 7 яшьлек Илмир Хисмәтуллин үз аягында йөрү турында хыяллана.


- Илмирны без көтеп алдык. Ул туганда улыбыз белән кызыбыз буй җиткән иде инде. Яңа йорт җиткергән чак. Дөньяга тагын бер сабый килгәч, тормышыбыз тү­гәрәкләнеп китте. Тик алда безне зур сынаулар көткән икән, - дип сөйли әнисе Ләйлә. - Бала тапканчы бернинди авырлык­лар булмады. Көмәнемне дә җиңел күтәрдем. Ахыргы айда кан басымым күтә­релеп тилмертте. Бервакыт бик югары сикергән иде. Табиблар мине саклап калу өчен, баланы тиз арда тудырырга кирәклеген әйтте­ләр. Илмирны кесарев кисеме белән ярып алдылар. Алдагы икесен үзем тапкач, монысын да табигый юл белән табармын дигән идем. Хәзер менә балам­ның авыруын әллә шул опе­рациядән микән дип тә уйлыйм.

Илмир 2 килолы сабый булып туа. Хәер, андый балалар азмыни?! Тиз арада яшьтәшләрен куып җитеп, узып та китәләр әле. Ләйлә дә шулай дип өмет­ләнә. Вакыт уза, әмма малай алты ай тулгач утыра да алмый, үрмәләми дә. Гел тәгәрәп кенә йөри.

- Шешәсен тоттырып карыйм, кулыннан төшеп китә. Тизрәк табибка бардым. Балабыз авыру, ахры, дим. Ә алар берни әйтми, тынычландырып кайтарып җи­бә­рә­ләр. Янәсе, әле иртәрәктер диләр. Ике яшенә җиткәч тә, балада үзгә­реш булмады. Шунда да чаң суктым. Балам инвалид бит дип табибларга әйткәч, тикшереп, диагноз куйдылар. Улымда ДЦП икәнлеге расланды. Менә шуннан соң мин аны дәваларга керештем. Авыру баланы карау җиңел түгел. Әмма үзең­неке бит! Ничек тә кеше итә­сем, терелтәсем килә. Бәла ялгызы гына йөрмәде. Иремнең ашказанында яман чир табылды. Операция дә ясап карадылар. Тик ул озак яшәмәде. Бар тормыш берүземә калды, - ди Ләйлә. - Кешедән акча сорарга да уңайсыз. Моңарчы маллар тотып, шуларны сатып, баламны дәвалый идем. Соңгы вакытта акча җиткерә алмый башладым. Барлык туганнарымнан ярдәм сорадым. Аптырагач, мәчет­ләргә мөрәҗәгать ит­кән идем. Улымны Арчага дәваланырга йөр­тәм. Күптән түгел Республика клиник хаста­­ханәсенең травматология бүлеген­дә аякларына операция булды. Сигез җирдән кисеп ясадылар.


Дәвалану бушка кит­мәгән, Илмир сөй­ләшергә өйрәнгән. Ба­шы да эшли икән. Тик менә аяклар гына тыңламый әлегә. Әм­ма операция уңышлы чыгар дигән өмет бар. "Улымны өйгә килеп укыталар. Аңа бик тә ошый. Яза бел­мәсә дә, санарга өйрәнде. Хә­рефләрне дә таный. Тик соңгы арада өянәк­ләре азаплый. Аякларына ка­дәр калтырый. Шуны авыр кичерә. Ничек тә сабыем­ның авыруларын киметәсе иде. Шуңа да дәвалануны өзмәскә тырышам. Ай буе Арчага йөрер­гә кирәк. Бала өчен бик әйбәт булса да, миңа матди яктан авыррак. Ба­рып-кайтып йөрер өчен юлга гына 7-8 мең сум акча китә. Улым авыргач, эшләп тә булмый әле. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да ярдәм сорамаган идем. Чарасыздан мәрхә­мәтле кешеләр­нең булышуын үтенәм", - ди Ләйлә.

Илмир Хисмәтуллинга ярдәм итү өчен Саклык банкы картасы:

2202 2003 7013 8495

Әнисе Ләйлә исемендә

http://vatantat.ru/index.php?pg=265

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев