Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илнар Бәете

Илнар бәете Иртәгә туган көнемә Ял бирде иптәшләрем. Бик-бик тиздән күрешербез Сагындым өйдәшләрем. Тимер "очкыч"ымны майлап, Сөрттем мин тузаннарын. Туган көнем алларыннан Күрешик туганнарым. Тиздән киләм диеп киттем, Эшләгән дусларыма. Киләлмадым - әйтүләрем Булды шул бушка гына. Бигрәк гүзәл бит син, йортым, Коймаларың челтәрле. Әй әнием, күпереп пешкән Коймакларың бик...

Илнар бәете

Иртәгә туган көнемә
Ял бирде иптәшләрем.
Бик-бик тиздән күрешербез
Сагындым өйдәшләрем.
Тимер "очкыч"ымны майлап,
Сөрттем мин тузаннарын.
Туган көнем алларыннан
Күрешик туганнарым.
Тиздән киләм диеп киттем,
Эшләгән дусларыма.
Киләлмадым - әйтүләрем
Булды шул бушка гына.
Бигрәк гүзәл бит син, йортым,
Коймаларың челтәрле.
Әй әнием, күпереп пешкән
Коймакларың бик тәмле.
Энҗем минем, син көннән-көн
Гүзәлләнә барасың,
Тиз көннәрдән алла боерса
Кызыбызны табарсың.
Илназ улым, җәйге ялны
Үткәрә күрмә бушка;
Күп көч җыеп, таза булып
Керергә кирәк кышка.
Илназ улым, газиз балам
Синдә күрәм үземне.
Күз карасы кебек сакла
Әниеңне, сеңлеңне.
Гаджи әти, минем өчен,
Син бик тә нык кайгырттың
Әни алып бирмәгәнне
Син җайладың , алдырттың.
Энҗем бәгърем, йомшак итеп
Тот мине билләремнән.
Корыч "атым" белән сине
Эшеңә илтеп киләм.
Әллә нигә үзгә күңелем
Китәсе килми бүген,
Әллә сизеп нәни кызым
Җибәрми микән мине.
Әй, сабыем язмады шул
Йөзләреңне күрергә.
Чыпчык урамнарын иңләп
Җитәкләшеп йөрергә.
Туган көндә үләрмен дип
Килмәде башларыма
Язмыш юлы адәмнәрнең
Язылган кашларына.
Әтнә үрен төшкән чакта
Әнкәм сине уйладым:
Бергә барабыз дигәч соң
Ник матайны куймадым.
Алдан барыйм дип ашкындым
Иптәшләрем янына.
Язган Әтнә асфальтына
Буялырга каныма.
Корыч атым, ник ашкындың?
Элек алай итмәдең!
Әтнә-Күәм арасында
Гомеремне чикләдең.
Инде хәзер туган көннәр
Үтәр шушы күпердә.
Кичерегез, туганнарым,
Бу эшемә үкенәм.

Миләүшә Вәлиева, Ары авылы

Чыганак: Ислетарский Сельский-Дом-Культуры - https://vk.com/id189052797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев