Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөя апа съездан кайтты

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының барышын, аның эшен күзәтеп бардык. Үзебезнең район вәкиле Илсөя апа Габидуллина белән дә съезд барышында аралашып тордык. Илсөя апа съезддан исән саку йөреп кайтуын да хәбәр итте. "Тәэсирләрем бик зур, фикерләрем дә бар...", - дип шалтыратты ул безгә. Ә әлегә иң мөһимнәре белән танышыгыз. -...

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының барышын, аның эшен күзәтеп бардык. Үзебезнең район вәкиле Илсөя апа Габидуллина белән дә съезд барышында аралашып тордык. Илсөя апа съезддан исән саку йөреп кайтуын да хәбәр итте. "Тәэсирләрем бик зур, фикерләрем дә бар...", - дип шалтыратты ул безгә.

Ә әлегә иң мөһимнәре белән танышыгыз.

- Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең яңа редакциядә Уставы кабул ителде. Съезд эшендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе, Татар халкына Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан мөрәҗәгать, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең яңа редакциядә Уставы һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге әгъзасы статусы алу һәм аны туктату тәртибе һәм әгъзалык взнослары турында нигезләмә кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайланды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләнде. Үзгәрешләрне сөенеп, зур өметләр белән кабул иттек, - диде Илсөя Гыйният кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев