Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова: "Әле дә апалар булган, ярый әле абыйлар түгел..."

Бу араларда җырчы Илсөя Бәдретдинова яз кияргә матур киемнәр алып йөри. Ул Инстаграмга төрле образларда төшкән фотоларын яңартып кына тора. "Без бәләкәй чакта кием алу модада түгел иде бит."Бәхетле" төпчек буларак бөтенләй яңа кием алып тормыйлар иде...апайлардан калган кием белән үстем. Әле дә апалар булган, ярый әле абыйлар түгел...гел ир-атлар...

Бу араларда җырчы Илсөя Бәдретдинова яз кияргә матур киемнәр алып йөри. Ул Инстаграмга төрле образларда төшкән фотоларын яңартып кына тора.

"Без бәләкәй чакта кием алу модада түгел иде бит."Бәхетле" төпчек буларак бөтенләй яңа кием алып тормыйлар иде...апайлардан калган кием белән үстем. Әле дә апалар булган, ярый әле абыйлар түгел...гел ир-атлар киеме кидергән булыр идегез дип елый идем. Менә бу эшләрне эшләсәң, Сабантуйга яңа күлмәк алабыз дип алдап эшләтәләр иде дә... апаның күлмәген әтәч-бәтәч китереп бирәләр иде.
Берсендә җәй көне әни миңа кызыл төстә кышкы куртка алып кайтты. Эссе тышта, сулап булмаслык! Ну бит куртканы киеп чыгасы килә. Киттем теге кышкы куртканы киеп кибеткә төшеп... Гомердә алай пешкәнем булмады бүтән", - дип искә төшергән җырчы балачагын.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев