Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Нәрсә булса да, хатын-кыз гаепле»

Җырчы хатын-кызларны гаепләүләренә аптыравы һәм күзәтүләре турында үз сәхифәсендә язган.

Илсөя Бәдретдинова хатын-кызларның гел гаепле дип танулары, ә ир-атларны аклаулары турында үз сәхифәсендә язган.

1.«Ир-ат кеше эчсә — була торган хәл, хатынының кыланмышларына түзә алмагангадыр. Хатыны карамады, айныта алмады… Начар хатынга эләкте. Ә хатын-кыз эчсә — бетте баш!
2. Ир-ат читкә йөрсә — була торган хәл, хатыны канәгатьләндермидер. Хатын-кыз читкә йөрсә…

3. Ир-ат өйдән чыгып китсә -.аптырарлык урын юк. Ирләр шундый була инде… Хатын-кыз чыгып китсә — б…

4. Ир-ат алимент түләми… Нуууу… Нишләсен инде…акчасы юктыр… Хатын-кыз баланы ничек тә үстерергә тиеш! Тапмасын иде…

5. Ир-ат эшләми өйдә ята! Нишләтәсең инде… нормальный эше дә юк бит аның. Хатыны эшли.

6. Хатын-кыз бала таба, чөнки башка эше юк. И, мескен ире… Ә тапмаса, кысыр бит ул… Тагын мескен ире!

Ә иң кызыгы беркем дә, беркайчан да хатын-кызны кызганмый. Ир-ат жәл…

Әле мин бик күп дәвам итә алам. Бу бары тик минем күзәтү генә. Уйлану… Килешмәгез… Бу бит минем фикер генә…

Чынлап та бик хөрмәт иткән ир-ат танышларым да бар. Ләкин бу уйланулар да күктән алынмаган!», — дип виртуаль дуслары белән бүлешкән Илсөя Бәдретдинова.

Инстачы ханымнар җырчы белән килешкән. Җырчының сүзләренә өстәп үз уйлаганнарын да язганнар.

«Илсөя, ник ул шул кадәрлене бер постка төядең, барысына да язасы килә. Бер фикереңә генә җавап язам. Минем хатыным миннән күп акча эшләсә, утырыр идем декретта, бала карап. Эшләсен эшлисе килгәч…», — дип язган иргә «Ничә көнгә чыдарсыз икән?», «Хатыннар болай да ирләрдән күбрәк эшли инде», дип җавап бирүчеләр табылган.

«Мин моны шундый очракны белгәнгә генә яздым. Эштәге ир бер ел бала карады, чөнки хатыны акча күбрәк эшли иде. Акча бик кирәк вакытлары иде. Ипотека, кредит, бурыч… Түләп бетерделәр. Бәхетле яшиләр, бер-берсен яраталар. Бар кешене дә бер калыпка салырга кирәкми», — дип җавап язган шул ук ир-ат.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/social/19-10-2020/ils-ya-b-dretdinova-n-rs-bulsa-da-hatyn-kyz-gaeple-5779609

Фото:https://instagram.com/ilsiiabadretdinova?igshid=f1xn6yyjzglo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев