Әтнә таңы

“Имамның гыйлемен тот”

Дин һәм без Вилдан абый белән моннан берничә ел элек таныштык . Арчадан кайтышы иде, ул чакта мине Әтнәгә кадәр утыртып алып килде ул. Күрше Арча районының Ташкичү авылына кайтып килеше иде аның. Юлда булган кыска гына вакыт эчендә аның шушы авылда туган булуын, бүгенге көндә исә Ханты- Манси автоном...

Дин һәм без

Вилдан абый белән моннан берничә ел элек таныштык . Арчадан кайтышы иде, ул чакта мине Әтнәгә кадәр утыртып алып килде ул.

Күрше Арча районының Ташкичү авылына кайтып килеше иде аның. Юлда булган кыска гына вакыт эчендә аның шушы авылда туган булуын, бүгенге көндә исә Ханты- Манси автоном округының Сургут районы шәһәр тибындагы Федоровское поселогында яшәве турында билгеле булды. Вилдан Солтангали улы әнә шул поселок мәчетендә имам- хатыйб вазыйфаларын башкара. Ул чакта ук үзе яшәгән якларда халыкның дингә карата бүтәнрәк карашта булулары, бердәмлекләре хакында сөйләгән иде. Шул турыда газетабызга берәр язма җибәрергә дә вәгъдә бирде. Ул көннән соң хәйран вакыт узды. Көндәлек мәшәкатьләр белән бу очрашу турында онытып та җибәргәнмен. Әмма ул әйткән сүзен оныта торганнардан булып чыкмады. Өй каршына килеп туктаган машина хуҗасында хәзрәтне мин шунда ук танып алдым. Үзе генә түгел, тормыш иптәше белән иде ул бу юлы. Вәгъдәсен тоткан Себер хәзрәте, кулында - мәкалә язу өчен материаллар. Өйне эзләп табып килүен күр син. - Исемдә сезнең рус фамилияле булуыгыз гына сакланган. Авылыгыз да хәтердә. "Рус хатыны, редакциядә эшли , - дигәч, шунда ук әйтеп биргәннәр. Татар булуымны, ирем фамилиясе буенча гына "рус" булып йөрүемне дә әйтергә онытмаганнар.

Инде килеп Вилдан хәзрәткә әйләнеп кайтыйк. Вилдан Сәфәргалиев 1949 елда туган. Башта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Белеме буенча - агроном-галим. Гомерен әнә шул хезмәткә багышлаган. "Мөхәммәдия"дә белем алган, аннан соң Казан ислам университетын тәмамлаган. 2013 елның апрелендә шушы уку йортының юлламасы буенча Сургут якларына чыгып киткән. Әнә шул вакыттан ул алда әйтелгән поселокның дин эшлеклесе. Федоровский поселогы - Сургут районының алдынгы җитештерүче үзәкләреннән берсе. Аның икътисади үсешенең төп нигезе булып "Комсомольскнефть" нефть-газ һәм "Сургутнефтегаз" җәмгыятенең җирле идарәләре тора. Биредә 8 мәктәпкәчә һәм 4 урта белем бирү учереждениесе, " Балалар иҗаты йорты", "Өстәмә белем бирү учереждениесе", "Балалар сәнгать мәктәбе" бар. Халкына игътибар итсәк, 120 дән артык милләт вәкиле яши биредә. 20 меңнән артык халыкның 7, 59 процентын татарлар тәшкил итә. Безнең кавем рус, ногай, украин милләтләреннән соң дүртенче урында. Татарлар белән беррәттән ислам диненә караган башкорт, казах, үзбәк, кыргыз, таджик, чечен, авар, лезгин, азербайҗан кебек милләт вәкилләре дә байтак. Вилдан хәзрәт җитәкчелек иткән җирле мөселман дини оешмасы рәсми рәвештә 20101 елда оештырылган. Әлеге оешманың төп максаты , ислам тәгълиматларында язылганча, үзара хөрмәт, юл куючанлык нигезендә милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру. - Бирегә килгән яшь мөселман гаиләләре арасында да Изге Коръән китабында язылганча яшәү турында аңлатабыз. Биредә дини оешма төзү дә диндәшләребезнең секталарга яисә ялган ислам юнәлешенә кереп китүенә каршы тору өчен булдырылды. Бүгенге көндә иң мөһиме - яшьләрне күзәтүсез калдырмау, - ди Вилдан хәзрәт. Яшьләр интернет аша, урамда, Исламнан читкә җибәрүче, фанатизмга чакырган, Коръәннән аерым, үзләренә кирәкле цитаталарны гына алып, дөрес түгел итеп аңлаткан кешеләргә иярмәсен өчен кирәк бу. Безнең максат - аларга дөрес Коръәнне, аның фундаментын аңлату. Табигать бушлыкны яратмый. Без дилбегәне азрак кына кулдан ычкындырсак, яшьләр шунда ук бүтән радикаль агымнарга кереп китәргә мөмкин. Бу исә бүтән халыклар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә зур зыян китерергә мөмкин.

Федееовское җирлегендә мөселманнар элек- электән динле булган. Әле мәчет төзелгәнчегә кадәр шәхси йортларда, квартираларда җыелып намаз укыганнар, мөселман бәйрәмнәрен бергәләп искә алганнар. Соңрак мондый чараларны, бигрәк тә җомга намазын бер дә калдырмый мәчет төзү өчен бирелгән җир участогындагы вагонда җыелып башкарганнар. Бүген ул урында 200 кешелек мәчет балкып утыра. Тиздән бөтен уңайлыклары булган ике этажлы мәчет аякка басар дип көтелә. Уйласаң, исең китәрлек. Әллә кайда, дистәләгән бүтән милләт вәкилләре арасында да мөселман кардәшләребез үз диннәрен югалтмыйча, Аллаһ тәгалә кушканча яшәргә мөмкинлек таба. Бердәмлекләре, бер- берсенә хөрмәт белән каравы көчле итә аларны. Ә бездә, барлык халкы диярлек мөселман өммәтеннән булган җирлектә авыл саен мәчет була торып та, җомга намазына да берничә өлкән кешедән кала йөрүче юк. Укучым үпкәләмәсен, күп авылларда бу шулай. Нигә шулай икәненә - һәркемнең үз җавабы. Кайдадыр тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмый, кайбер авылда мәчет әһелләренә караш тискәре. Аллаһ тәгаләгә ышану, аңа баш иеп, ул кушканнарны эшләп, мөселманнарга тиешле булган эшләрне башкару өчен гаепле кешеләрне эзләү үзе зур гөнаһ, минемчә. Адәм баласы иң башта гаепне үзеннән эзләсен иде. Шул хактагы фикерләрем белән уртаклашкач, Вилдан хәзрәт миңа "Маидә"("Ашъяулык"сүрәсенең) 91 аятендә язылганнарны дәлил итеп китерде. " Иман китереп, изге гамәлләр кылып мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын күәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып, тәкъвәлек кылсалар һәм дә изге гамәлләрне - яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя", - диелә анда. - Имамның гадәтен тотма, ул өйрәткән гыйлемне тот, - монысы да Вилдан хәзрәт сүзләре.

  • Коръәндә "Аллаһы Тәгалә сабырлар белән!" - дип язылган. Тормышта барлык күңелсезлекләргә түзәргә, берәүгә дә үпкә сакламыйча сабыр итәргә кирәк, - дип киңәшләрен бирә ул.

Ерак Себер якларында дистәләгән милләт вәкиле арасында мөселман дине кануннары белән яшәп, бүтәннәргә дә дөрес юлны табарга ярдәм иткән, үзгә дин вәкилләре белән дустанә мөнәбәт урнаштырып, үзара тыныч яшәүне максат итеп куйган якташыбызның олы хезмәте бары горурлык хисләре генә уята.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: