Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җимеш бәлеше пешерәбез

Камыр өчен: 500-700 г он 100 г чүпрә 3 йомырка 200 г маргарин Әчлек өчен: 800 г камыр 350-400 г корт 1-1,2 кг дөге 200-300 г йөзем 8-10 йомырка шикәр комы 350-400 г сыер мае Камырга дигән әйберләрне бергә кушабыз һәм артык каты булмаган камыр басабыз. Күпмедер вакытка камырны кабарырга...

Камыр өчен:

500-700 г он
100 г чүпрә
3 йомырка
200 г маргарин

Әчлек өчен:

800 г камыр
350-400 г корт
1-1,2 кг дөге
200-300 г йөзем
8-10 йомырка
шикәр комы
350-400 г сыер мае

Камырга дигән әйберләрне бергә кушабыз һәм артык каты булмаган камыр басабыз.

Күпмедер вакытка камырны кабарырга куябыз.

Ул арада эчлек әзерлибез.

Кабакны урталайга бүләбез һәм эчен чистартабыз, шакмаклап турыйбыз.

Тоз сибеп, бераз кул белән суын сыгалар һәм иләккә салып торалар.

Аннары кабак, бүрттерелгән дөге, шикәр комы, сыер маен бергә кушабыз һәм болгатабыз.

Камырны җәеп ике өлешкә бүләбез һәм җәймәләр әзерлибез.

Майлы табага җәелгән камыр өстенә эчлеккә дигән әйберләрне катлап салабыз.

Бүрттерелгән дөге, корт, шакмаклап туралган яки угычтан уылган йомырка, йөзем, күрәгә, төшсез кара җимеш салабыз.

Өстенә күп итеп эретелгән май сибәбез.

Икенче җәймәне юка итеп җәябез һәм эчлек өстенә каплыйбыз.

Табадагы камыр белән кырыйларын чеметеп ябыштырабыз.

Бәлеш артык кызу булмаган утта 50 минут пешә.

http://vk.com/tatarshlari

http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев