Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҺӘРВАКЫТ ИМИНЛЕК САГЫНДА

Тыныч кына яшәп яткан җирдән йорт җиребезгә хәвеф килсә, я бәла-казага юлыксак, яманнардан зыян күрсәк - иң беренче эш итеп аларга мөрәҗәгать итәбез.

Кеше язмышларын тө­зәтмиләр алар, диагноз куеп дәваламыйлар да. Хезмәтләренең нәтиҗәсенә тиешле бәянең дә уңаена караганда тискәресен ешрак ишетәләр.Әмма тормышыбызның иминлеге билгеле бер дәрәҗәдә аларның хезмәт эшчәнлеге белән бәйле. Кемнәр турында сөйли бу дисезме? Сүзем - тәртип сакчылары турында. Иске елга нәтиҗәләр ясап, Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә район полиция бүлеге җитәкчесе Фәнил Фидаил улы Сәләхов белән очрашып сөйләш­тек.

- Фәнил әфәнде, үткән 2012 ел полиция бүлеге эшчәнлегендә нинди эз калдырды?

- Узган ел безнең өчен һөнәри яктан бик катлау­лы, авыр ел булып истә калды. Район территория­сендә 79 җинаять факты исәпкә алынды, бу узган елгысына караганда 32 гә күбрәк. Җинаятьләрнең артуы, нигездә, шәхескә карата булганнары хисабына. Авыр һәм аеруча авыр җинаять очраклары да ике тапкыр күбрәк булды. Бу урында Шимбер авылында ике кеше гомере өзелүгә китергән һәм Ташчишмә авылындагы бер кеше үлеменә китергән авыр җинаятьләрне искә алып китми булмый. Аларның һәр икесендә дә җинаять кылучылар тиз арада тоткарландылар. Әмма өзелгән кеше гомерен кире кайтарып булмый. "Яман арба юл бозар, яман кеше ил бозар", ди безнең халык. Бөтен республикага "даныбызны" тараткан әлеге җинаятьләрнең нәкъ менә безнең районда булуы беребез өчен дә күңелле хәл түгел. Илне тетрәткән Яңа Бәрәскә авылы кызын урлап алып китеп үтерү очрагы, безнең район кешеләре белән бәйле булса да, җинаять Мари Иле җирлегендә кылынган булу сәбәпле, Морки полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Авыр җинаятьләрнең башлыча исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә кылынуы һәркайсыбыз өчен гыйбрәт булсын иде.

- Мондый җинаять факт­лары безнең яшь­ләребез өчен дә тискәре үрнәк. Бу уңайдан, яш­үсмерләр белән эшләр ничек?

- Монда Ябынчы авылында Казан шәһәреннән кайткан 14 яшьлек яшүсмер тарафыннан кы­лынган җинаятьне искә алып китми булмый. Бабайсының дача йортыннан әлеге яшүсмер электр инструментларын урлап чыга. Җинаять "кайнар эз"дән ачылды. Балигъ булмаганнар катнашында булган җинаять очраклары узган елгы чордагы җинаятьләр саныннан артмаса да, бу әле тынычлану өчен сәбәп түгел. Безнең хезмәткәрләр һәрдаим мәктәпләрдә балигъ булмаганнар катнашында җыелышлар уздыралар, ата-аналар белән очрашалар. Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәсен һәркайсыбыз яхшы белә. Балалар ара­сында аңлату эшләре кечкенәдән үк һәр гаиләдә, балалар бакчасы, мәктәп белән берлектә алып барылырга тиеш. Бердәм булган очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешер­без.

- Район үзәгендә почта бүлеге, "Ак Барс" Банкы, мәктәп янында юл-патруле хезмәткәрләрен еш күрәбез. Шуңа карамастан, юл-транспорт фаҗигаләре турында ишетеп торабыз.

- Дөрестән дә, юл-патруле хезмәткәрләре тарафыннан Әтнә районында 11 юл-транспорт фаҗигасе исәпкә алынды һәм аларда ике кеше үлде. 19 кеше һәртөрле тән җәрәхәтләре алды. 3 юл фа­җигасе исерек машина йөр­түчеләр тарафыннан кылынып, шуларның берсендә исерткеч эчемлекләр кулланган машина йөртүче үзе дә үлде. 2012 елда андыйларга 1735 административ протокол төзелде. Шулардан 92се исерткеч эчемлекләр кул­ланган, 16сы машина йөр­тү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган өчен. ЮХИДИ линиясе буенча полиция­нең вәкаләтле участок инспекторлары хезмәте тарафыннан 704 административ протокол төзелде. Саннарга карасаң, җирле үзидарәләр буенча Олы Әтнәнең үзеннән 25 кеше, Мәңгәрдән - 9, Көектән - 2, Кышлаудан - 2, Яңа Шашыдан - 2, Күнгәрдән - 5, Күәмнән -14, Бәрәскәдән - 9, Комыгурҗадан - 5, Өҗемнән - 2, Күлле Кимедән - 4 кеше үзенең тормышына гына түгел, бүтәннәр язмышына да битараф булып, исерек килеш рульгә утырган. Районга читтән кайтып, юл кагыйдәләренә бармак аша караучылар - 13 кеше. Уйланыр өчен сәбәпләр юк түгел. Шуңа күрә, авызга "биш грамм" салып, "геройланып" руль артына утырганчы, ахырын уйласагыз иде. Сезнең ваемсызлык бүтәннәрне кара кайгыга салырга, кемнәрнедер әти-әнисез, кемнәрнедер газиз баласыз калдырырга мөмкин.

- Наркотиклар, утлы корал белән бәйле җинаятьләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Үзебездә алар белән бәйле җинаятьләр булмады дип беләм...

- 2011 елда безнең районга читтән кайткан гражданнан үз кулы белән эшләнгән 2 шартлаткыч, 2 пистолет, 2 кг-га якын шулай ук үзе үстергән җитен орлыгы алынды. Бу гражданның эше тикшерелеп, 2012 елда судка җибәрелде. Шулай ук районда яшәүчеләр тарафыннан ата-бабайлардан калган 3 мылтык полиция бүлегенә тапшырылды.

- Күмәк хуҗалык милкен урлау очраклары...

- Урып- җыю чорында 4 чит милекне урлау һәм 17 вак урлашу очрагы ачыкланды. Күәм авылында люцерна урлау һәм совхоз ындыр табагыннан киптергеч мичен, бөтен агрегатлары белән электр двигателен урлау очраклары күзәтелде, җинаятьчеләр җаваплылыкка тартылды. Әңгәмәгә нокта куяр алдыннан безне борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталып узыйк әле. Хәзер төрле ысуллар белән халык ышанычын яулап акча эшләүчеләр артканнан-арта. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр алдана. Аларга киңәшем шул, төрле шалтыратулар булса, гадәттә алар төнлә шалтыратып, "Туганнарыгыз яки балаларыгыз фаҗигагә юлыкты", - дип куркуга салырга яраталар, яисә белмәгән кешеләр кереп, төрле товарлар тәкъдим иткән очракта, зинһар өчен, я туганнарыгызга шалтыратып сөйләгез, һичьюгы күршеләрегез белән киңәшегез. Авыл буйлап йөргән шикле кешеләргә тап булсагыз, җирле үзидарәгә яки безгә, полиция бүлегенә шалтыратып хәбәр салыгыз. Шуңа игътибарны юнәлтәсе килә, Универсиада уңаеннан хәзер авылларга төрле бомжлар, хәер соранып йөрүчеләр кайтып туларга мөмкин. Күршегездәге поста (буш) йортларны күзәтегез, тирә-ягыгызга игътибарлы булыгыз - шиклеләр булган очракта да, алда әйтеп үткәнемчә, тиешле урынга хәбәр итегез. Нинди генә хәлдә калсагыз да, шуны онытмагыз - полиция хезмәткәрләре һәрвакыт сезнең иминлек сагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев