Әтнә таңы

Инде – икенче!

Татарстан авыл хуҗалыгы


һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 7 ноябрьгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары көнлек тулай сөт савуны 230,3 тоннага җиткерделәр.

Хәзер республикада бу күрсәткече белән бары Кукмара районы гына бездән алда бара, анда бу сан 270 тонна тәшкил итә. Шунысы да мөһим факт, бу көн мәгълүматлары буенча Әтнә районы гына тулысынча “яшел зона”да – барлык саннар да Татарстанда иң яхшылар.

Реклама

Әйтик, көнлек тулай савым узган елгыдан 44,9 тоннага артык һәм бу узган елгыга карата 124 % дигән сүз. Ай башындагыдан да – 2,1 тоннага, ә алдагы көнгедән 0,5 тоннага күп. Район буенча бер сыердан тәүлеклек савым 28,5 килограмм һәм бу сан да Татарстанда иң зуры. Икенче урында баручыныкы 4,7 килограммга кимрәк.

Х. Бадиков фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: