Әтнә таңы

Инде тиз генә кайтмаслар...

ДУСЛЫК (Хикәя) Кечкенә чакта авыл балалары бергә җыелып тауда чана шуарга яратабыз. Капчык кадәр бер зур, калын пакет табасың да эченә салам тутырып шуып төшәсең... Хе-ей... Ул мизгелләрне искә алсаң... Чишмә янында гына торган Самат шәһәрдән кайткан иптәшләрен дә бик якын күрә иде. Андый дуслар атна ахырына, бер-ике көнгә кайта...

ДУСЛЫК

(Хикәя)

Кечкенә чакта авыл балалары бергә җыелып тауда чана шуарга яратабыз. Капчык кадәр бер зур, калын пакет табасың да эченә салам тутырып шуып төшәсең... Хе-ей... Ул мизгелләрне искә алсаң...

Чишмә янында гына торган Самат шәһәрдән кайткан иптәшләрен дә бик якын күрә иде. Андый дуслар атна ахырына, бер-ике көнгә кайта бит, шуңа, уйнап калырга ашыга. Шундыйларның берсе - Нияз. Авылдагы дуслары белән чана шуарга ни өчендер ул сирәк чыккалый, әмма Саматның сорауларына һәрчак җавап бирә иде.

Нияз авылга сирәк кайта башлагач, дусты борчыла калды. Ни өчен дигәндә, ул бай гаилә улы, өстендә һәрвакыт яңа кием булуы да гаиләләренең ничек яшәүләрен сөйләп бирә сыман тоелды аңа. Ә Саматка нәрсә? Яңа киемгә исе китми, авылда һәр дусты гади киенә, берәү дә бай яшәми. Тик күңелендә барыбер азмы - күпме уйнап йөргән дусты белән күрешәсе, тагын элекке кебек таудан шуасы килә.

Реклама

Еллар үтәләр... Тик бергә уйнап үскән дуслар онытылмый Саматның. Мәктәптән кайтканда ул аның әбисен күреп, сөйләшергә уйлады.

- Узган атнада гына кайтып киттеләр. Инде тиз генә кайтмаслар, синнән бер - ике елга түбән укый, - диде әбисе. - Менә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кайтып килербез дигәннәр иде үзе...

Шул сүзләрне ишетеп, Самат шатланып куйды. Бәлки, Нияз белән күрешәчәк бит ул. Әмма... Кайтып барганда балачак дустын Нияз әллә күрергә теләмәде, әллә күрмәмешкә салыштымы, тыныч кына дәшми узып китте. Ни уйларга белмәде Самат. Бергә тау шуган мизгелләрен, чакырган минутларын искә төшерде, югыйсә, авыр сүз дә әйтмәде бит. Уйларга чумды авыл малае, арлы-бирле йөрде, урын тапмады. Ничек алай була инде? Бергә - бергә, күңелле уйнап йөрдек, ләбаса! Әллә шәһәргә киткәч чынлап та шундый буласың микән ул?

Гомерләр ага... Әнә тагын Нияз кайтып килә. Урам башыннан күренә, үскән, чын егет булган. Авылның икенче башына кадәр кайтасы бар, карап кына атлый.

Саматның күңелендә балачак хатирәләре... Һәм бу вакытларын искә алганда аңа якын дусларының берсе - Нияз сәлам бирергә теләп кулын сузды...

Ленар ВӘЛИЕВ, Орнашбаш авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: