Әтнә таңы

Интеллектуаль уен-викторина узды

Олы Әтнә урта мәктәбендә бүген 5-10 сыйныф укучылары арасында Төп документ - 1992 елда РФ Конституциясен кабул итүгә багышланган уен-викторина үтте. Укучылар викторина сорауларына "баш миен штурмлау" режимында җавап биреп, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Чараны мондый төрдә үткәрү укучыларны бер-берсен тыңлап эш итәргә, төрле формаларны үзләштерергә, рәсми мәгълүмат белән...

Олы Әтнә урта мәктәбендә бүген 5-10 сыйныф укучылары арасында Төп документ - 1992 елда РФ Конституциясен кабул итүгә багышланган уен-викторина үтте.

Реклама

Укучылар викторина сорауларына "баш миен штурмлау" режимында җавап биреп, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Чараны мондый төрдә үткәрү укучыларны бер-берсен тыңлап эш итәргә, төрле формаларны үзләштерергә, рәсми мәгълүмат белән эшләргә, җавап эзләргә өйрәтте. Читен очракларда укытучылары Ирек Дәминов ярдәмгә килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: