Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сүзләре йөрәккә дәва

Бәрәскә авылы фельдшер- акушерлык пункты тыштан бик ис китәрлек булмаса да, эчке ягы биредә эшләүче кызларның тырышлыгы белән килгән һәр авыруның күңеленә хуш килердәй итеп җиһазландырылган.

Салкынча бүлмәне елмаюы, ачык йөзе белән яктырткан фельдшер Гү­зәлия Ренат кызы Касыймова шушы авыл кызы. Зеленодольск медучилищесын тәмамлаганнан соң башта Өшкәтә авылы пунктында, 1994 елдан биредә эшли ул. Моңарчы акушер Гөлҗиһан Шәрипова белән эшләгән, ул лаеклы ялга киткәннән соң, Бәрәскәгә килен булып төшкән Рәзинә Илфат кызы Хәкимуллина белән эшли. Рәзинә училище бетергәннән соң, бер ел Казан шәһәрендәге балалар клиник хастаханәсендә хезмәт куйган. Хәзер шушы җирлек халкына хезмәт күрсәтә. Һәр төр авыру өчен бүлмәләр аерым билгеләнгән, "процедурная" да, балалар өчен бүлмә дә, хатын- кызлар өчен "гинекология креслосы" булган бүлмә дә бар биредә. "Укол кадатыр өчен, авыртып, дарулар алырга дип, башка йомышлар белән көненә унбишләп кеше мөрәҗәгать итә. Барысын да тыңлап, гозер-йомышларын үтәргә тырышабыз", - ди Гүзәлия. Шунда ук сөенеп: "Киләсе елга яңа медпункт булыр дип өметләнәбез. Урыннары билгеле инде", - дип тә өсти. Минем белән аралашкан арада да кемгә дарулар биреп җибәрергә, йомыш белән кергәненә тиешле даруын әйтеп, акыллы киңәшләрен бирергә, укол кадарга, кан басымы үлчәргә өлгерде Гүзәлия. Төшкә хәтле пункт­та эшләсәләр, төштән соң йөри алмаганнарның, нәниләрнең хәлен белә алар. Атнага ике тапкыр Өшкәтә авылына барып, андагы авыруларны да карап төшәргә тырышалар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авыл апалары кызлар турында мактап сөйлиләр. "Аллага шөкер, кызларыбыз бик әйбәт. Якты чырай белән каршы алалар, яхшы сүзләре йөрәккә дәва. Кирәкле даруларны алып кайтып бирәләр. Рәхмәттән башка сүз юк аларга." "Әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше", - диләр бездә. Ә кызларның эше дөрестән дә, үзе өчен үзе сөйли. Шулай киләчәктә дә үз эшләренә тугры булып, авыл халкына игелек күрсәтеп, исән-сау эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев