Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипотека алырга телисеңме

Фатир алырга ниятләгән кешеләргә әлеге карар кабул итүне кичектермәскә кушалар. Төзелеш компанияләре төрле ихтыҗларны канәгатьләндерерлек торак төзи. Бүген үк «үз куышы» өчен тулы күләмдә түләү мөмкинлеге булмаганнарга исә ипотека кредитларыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Банклар, үз чиратында, түбән процентлар белән кызыктыра. Татарстан - төзелеш темплары буенча иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Соңгы...

Фатир алырга ниятләгән кешеләргә әлеге карар кабул итүне кичектермәскә кушалар. Төзелеш компанияләре төрле ихтыҗларны канәгатьләндерерлек торак төзи. Бүген үк «үз куышы» өчен тулы күләмдә түләү мөмкинлеге булмаганнарга исә ипотека кредитларыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Банклар, үз чиратында, түбән процентлар белән кызыктыра.


Татарстан - төзелеш темплары буенча иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Соңгы дистә ел дәвамында республикабыз елына 2,6 миллион квадрат метр торак төзү темпларын саклап килә. Быел да шул үк күләмне саклап калып, планны бераз гына арттырып та үтәргә ниятлиләр.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, бүгенге көндә план инде 90 процентка диярлек үтәлгән. 2 миллион 172 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган.

- Татарстан - төзелеш темплары буенча ил күләмендә җиденче урында. Идел буе федераль округында Башкортстаннан гына калышып, икенче урынны били. Әмма без Башкортстан белән ярышмыйбыз. Чөнки анда халык исәбе дә 1 миллионга күбрәк. Шулай булгач, алар күбрәк төзергә дә тиеш. Татарстанда 1 кешегә 25,2 квадрат метр торак туры килә, - ди
Илшат Гыймаев.

Бүгенге көндә керемнәре шактый чикле булган күпчелек кеше өчен фатирлы булуның бердәнбер мөмкинлеге - ипотека. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән критерийлар буенча туры килгән категорияләр, әлбәттә, социаль ипотеканы өстен күрә. Быел, әйтик, әлеге программа буенча 520 мең квадрат метр. торак сафка бастыру планлаштырылган иде. Һәм ул тулы күләмдә үтәләчәк. Социаль ипотека бетә икән дигән сүзләр исә дуреслеккә туры килми, дип белдерде министрлык вәкиле.

- Социаль ипотека программасы 2017 елда да дәвам итәчәк. Киләсе елга 537 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. Алга таба да әлеге программаны туктату өчен бернинди алшартлар да юк, - ди Илшат Гыймаев.

Мәгълүм булганча, 2015 елда икътисадның иң мөһим сегментын - төзелеш тармагына ярдәм итү максатыннан дәүләт ипотека ставкаларын субсидияли башлаган иде. Нәтиҗәдә, катлаулы икътисади вәзгыять шартларында керемнәре кими төшкән халыкка ипотека кредитларын түбәнрәк процентлар белән бирү мөмкинлеге туды. Бу - беренчел торак базарын берникадәр җанландырырга ярдәм итте.

2016 елда да төзелеш тармагы вәкилләрен һәм банкларны сөендереп, әлеге программаны озайтырга карар кылдылар. Нәтиҗәдә, быел да ипотека базары агымдагы елны үсеш белән тәмамлый. Әмма киләсе елга әлеге программа туктатылыр, мөгаен. «РБК-Татарстан» агентлыгында төзелеш тармагы һәм ипотека базарына моның йогынтысы нинди булачагы хакында фикер алыштылар.

Казанда «Абсолют банк» ның идарәчесе Марсель Зиляев билгеләп үткәнчә, ипотека ставкаларын дәүләт тарафыннан субсидияләү зур социаль бурычны үтәгән.

- Бүгенге көндә Казан буенча ипотека үсеше темплары, узган елдагы ел белән чагыштырганда, 60 процентка югарырак. Хәзер инде без кризиска кадәрге 2014 ел дәрәҗәсенә күтәрелдек, дип әйтә алабыз. Киләсе елда исә процент ставкаларын субсидияләү туктатылуда да ихтимал. Бүгенге шартлар - Россия акчасының тотрыклылануы, банкларның үз көче белән процент ставкаларын төшерү мөмкинлеге туу белән әлеге программа үз максатларын үтәде дип әйтергә була, - ди Марсель Зиляев.

Шулай булгач, дәүләт программасының туктатылуы төзелеш базарына да, ипотекага да зур йогынты ясамаячак. Ипотека базары әлеге ярдәмнән башка да үсәргә сәләтле, дип саный банк вәкилләре.

«Татсоцбанк» идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Кузнецов билгеләп узганча, 2016 елда ипотека белән кызыксыну зур булган. Әлеге төр кредитларны алырга теләүчеләр дә, бирелгән кредитлар саны да арткан.

- Без - төбәк банкы. Шуңа да дәүләт ярдәме бирелә торган беренчел торак базарына йөз тотмадык. Күбрәк икенчел торак базары белән эш иттек. 10 елга 12 процентлы кредитлар бирә башладык. Бу уңай йогынты ясады - кредит портфеле үсә башлады, сыйфатлырак клиентлар сайлау мөмкинлеге туды, - ди Дмитрий Кузнецов.

Киләсе елга исә күп нәрсә төзүчеләрдән торачак. Әгәр дә алар квадрат метр өчен бәяләрне артык зур билгеләмәсә, процент ставкаларын шушы дәрәҗәдә саклау мөмкинлеге булса, ипотека базарында үсеш дәвам итәчәк. Базар тотрыклыланды, бәяләр оптималь дәрәҗәдә, дип саный әлеге банк вәкиле.

«Иннотека 24» ипотека агентлыгы идарәче партнеры Вячеслав Пимурзин киләсе елда икенчел торак базары зур үсеш алыр, дип саный. Аның сүзләренчә, кеше күбрәк процент ставкасына да түгел, ә айлык түләүгә карый. Шулай ук аның өчен ипотека алганнан соң көтеләчәк өстәмә чыгымнар мәсьәләсе дә бик мөһим.

- Беренче торагын алучылар, күп очракта, икенчел торак базарын сайлый. Беренчел торакка ремонт ясау таләп ителә. Ә алар инде бар булган акчасын ипотекага беренчел взнос итеп кертә. Моннан соң инде кешенең өстәмә рәвештә ремонтка акча чыгарып салу ихтыяҗы тумый. Бу максатларда кимендә 500 мең сум кирәк бит. Шуңа да яңа гына гаилә корган, яки каяндыр күченеп килүчеләр беренче торагын икенчел базардан ала. Аннары инде балалары тугач, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килгәч, әлеге фатирларын сатып, беренчел торак базарына игътибарын юнәлтә, - ди
Вячеслав Пимурзин.

Министрлык, банк тармагы, төзелеш оешмалары вәкилләре дә бер нәрсәдә уртак фикердә - ипотека алу нияте булган кешеләргә бу карарны кичектермәскә кирәк. Процент ставкалары түбәнәюен көтүдән файда юк. Ипотека алган кеше барыбер отачак. Ипотека буенча фатир икеләтә кыйммәткәрәк төшсә дә, кредит түләп бетергән вакытта, һичшиксез, базардагы квадрат метр бәясе үсеше шул ук дәрәҗәдә булачак, ди алар.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев