Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипотекага дәүләт ярдәме

Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека процентларын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Узган елларда ипотека кредиты алгач икенче балалары туган парларга да кредит процентларын яңадан карау мөмкинлеге булдырылды. Әлеге гаиләләр ипотека кредитының бары 6 процентын гына түләячәк . Калган өлешен дәүләт...

Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека процентларын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Узган елларда ипотека кредиты алгач икенче балалары туган парларга да кредит процентларын яңадан карау мөмкинлеге булдырылды.

Әлеге гаиләләр ипотека кредитының бары 6 процентын гына түләячәк . Калган өлешен дәүләт каплаячак. Бүген ипотека кредитын 10 процент, хәтта 9,75 процент белән бирүче банклар да бар. Исегездә булса, әле 2-3 ел элек кенә алар 13-14 процент иде. Бу 3-4 процентка кимү дә гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм булып тора. Мәсәлән, 4 ел элек 13,5 процент белән 1,8 миллион сум ипотека кредиты алдыгыз, ди. Айлык түләү 24 мең чамасы килеп чыга. Шушы 4 ел эчендә төп түләүнең 115 меңен банкка кайтаргансыз икән, бурычыгыз 1 миллион 685 мең торып кала. Килешүне 13,5 урынына 9,75 итеп кире төзесәгез (рефинансирование) калган 16 ел буена сез 24 мең урынына 17 мең генә түләячәксез һәм 700 меңгә якын акчагыз янда калачак. Банк җитәкчеләре белдерүенчә, 2017 елда кредит алучыларның нибары 7 проценты гына килешүләрне яңадан төзегән. Аны да, башлыча, яшь парлар үзгәртә икән. Өлкәнрәк гаиләләр бу алымны сирәк кулланган. Бу мәгълүмат җитеп бетмәүдән дә килеп туган мәсьәлә дип уйлыйм.

Соңгы айларда ил җитәкчелегенең яңа дәүләт программалары хакында белдерү ясавы уңай нәтиҗәгә китерер дип көтелә. Без дә соңгы яңалыклар белән таныштырып китү артык булмас дип уйладык. 6 процентлы ипотека кредиты алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? 1. Бу программага эләгү өчен гаиләдәге икенче яисә аннан соңгы бала 2018 елның 1 гыйнварыннан дөньяга килгән булырга тиеш. 2. Икенче баласы туган гаиләләргә субсидияләү периоды 3 ел тәшкил итә. 3 һәм күбрәк балалы гаиләләр өчен ташламалы ставка 5 ел дәвамында бирелә. 3. Субсидияләнәчәк кредит- ны 3 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. (Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә 8 миллион сум каралган). Бу суммага зур булмаган яки уртача зурлыктагы фатир сатып алырга мөмкин булачак. Белгечләр белдерүенчә, дәүләт программасы бу яктан бераз эшләнеп җитмәгән. Күп балалы гаиләләргә берничә бүлмәле фатир алырга мөмкинчелек бирү уйланып җитмәгән, диләр алар. 4. Яңа программа буенча торак хакының 20 проценты башлангыч түләү булуы төп таләп булып тора. 5. Әлеге программа буенча ташламалы ипотека кредиты бары яңа йортлардан фатир алучыларга гына бирелә. Бу кредит белән таунхаус һәм төзелеп бетмәгән йорттан фатир алучы да файдалана ала. Үз җире булган шәхси йорт сатып алу да рөхсәт ителә. Дәүләт программасы буенча ипотека кредиты бирелә башлаган да инде, моңа 80 банк җәлеп ителде. Теләк белдерүчеләр торак ипотекасын кредитлау агентлыгы сайты аша да кредит алыр өчен гариза язып тиешле документларны, туу таныклыклары күчермәләрен тапшыра ала икән. Бу дәүләт программасына Русия Хөкүмәте 600 миллиард сум акча бүлә. Льготалы кредит чоры тәмамланганнан соң да банклар кредит процентларын артык югары күтәрә алмаячаклар. Алар Русия Үзәк банкының шул көнгә билгеләнгән ставкасыннан бары 2 процентка гына артык булачак. Мәсәлән, 2018 елның 1 гыйныварына Үзәк банкның процент ставкасы 7,75 дип исәпләнә. Димәк, ипотека кредиты да,9,75 проценттан артык булмаска тиеш. Мондый процентлы кредит 3 елдан 30 елга кадәр вакытка биреләчәк. Агымдлагы елда Үзәк банк "процент ставкасын тагын бер тапкыр төшерәчәкбез" дип белдерде. Бу инде ипотека кредиты да төшәчәк дигәнне аңлата.

Төзелеш тармагы белгечләре моңа кадәр үз фатирына акча җиткерә алмаучы яшьләрнең 40 проценты бу программаны үз файдасына кулланачак дип белдерәләр Бу, үз чиратында, төзелеш тармагын җанландырып, яңа фатирларга сорауны 15-20 процентка күтәрәчәк, дип фаразлыйлар алар. Бу тормыш таләбе булып тора. Льготалы кредит чоры тәмамланганнан соң да банклар кредит процентларын артык югары күтәрә алмаячаклар. Алар Русия Үзәк банкының шул көнгә билгеләнгән ставкасыннан бары 2 процентка гына артык булачак. Мәсәлән, 2018 елның 1 гыйнварына Үзәк банкның процент ставкасы 7,75 дип исәпләнә. Димәк, ипотека кредиты да,9,75 проценттан артык булмаска тиеш. Мондый процентлы кредит 3 елдан 30 елга кадәр вакытка биреләчәк. Чөнки, 2017 елда ипотека кредиты алуга дәүләт ярдәме күрсәтелми башлагач, ил буйлап төзелеш бөтенләй туктап калган кебек булды. Дәүләт ярдәме нигезендә яңа төзелгән йортлардан фатир алучыларның 70-80 процентын банклар хезмәтләндерә иде. Ипотекага ярдәм күрсәтү туктаталгач, яңа йортлар белән иске йортлардан фатир алучыларга банк кредитлары процентлары тигезләште һәм кешеләр төзелеп бетмәгән йортка ышанганчы, иске булса да күз күргән фатирларны үз итә башладылар. Икенчел фатирларга ипотека кредиты алучылар 70 процентка җитте. Нәтиҗәдә, яңа йортлар төзү өчен "очсыз" акчалар бирү күпкә кимеде. Чөнки банк җитәкчеләре дә аңлап тора, икенчел фатир алучыга ипотека кредиты бирү күпкә отышлырак һәм хәвефсезрәк. Өлешчеләрне алдау очраклары ешайган саен, төзелеш тармагына акча күчерергә теләк белдерүчеләр дә сирәгәйде. Узган елның 25 октябрендә Владимир Путин кичекмәстән өлешчеләрне яклаучы законнар булдырырга, өлешләтә түләүне дәүләт һәм банклар ярдәмендә көйләү механизмнарын булдырыга, дигән күрсәтмә бирде. Русия Дәүләт Думасы депутатлары 10 гыйнварда "Өлешләтә түләү ысулы белән төзеләчәк йортларны каты дәүләт күзәтүе астына алу" турында закон проектын тәкъдим иттеләр. Русия хөкүмәте өч ел эчендә өлешчеләр белән килешү нигезендә төзелеш алып баруны бөтенләй бетерә бару турында "юл кртасы" төзеде. Хөкүмәт планы буенча өлешләтә түләү өч ел эчендә дәүләт проектын финанслауга күчереләчәк. Ил һәм хөкүмәт җитәкчелеге аңлап тора -бу тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бүгенгсе көндә өлешчеләр төзеләчәк һәм төзелүче йортларга үзләренең 3,6 трлн. сум акчасын салган. Шуңа күрә, халыкка да, төзелеш тармагына да ярдәм күрсәтү өчен төрле дәүләт программалары әзерләнә. Ташламалы, 6 процентлы ипотека кредитыннан башка да, программалар эшләвен дәвам итә: 1). Ана капиталы: Ташламалы ипотекадан тыш, ана капиталы программасы 2022 елга кадәр эшләячәк. Яшь гаиләләр икенче балалары тугач дәүләт субсидиясе алып, аңа кадәр зур процент белән алган кредитны каплый ала. Льготалы ипотека белән фатир алганда аның беренчел 20 процент түләвенә әлеге субсидияне күчерә алалар. "Ана капиталы" 2022 нче елга кадәр эшләсә дә 2019 елдан үзгәрешләр көтелә, диләр. Сертификатны тизрәк алып кую хәстәрен күрегез. Кулдагы сертификатны кайчан куллансаң да мөмкин. 2). Хәрбиләр өчен программа Хәрби хезмәтен тутырып хаклы ялга чыгучыларга торак алу өчен сертификат бирү 2018 елда да дәвам итә. 3)Социаль яклау программасы. Төбәкләрдә мохтаҗларны яклый торган программалар эшли. Әлеге программа нигезендә Үзәк Банкның бүгенге көндәге ставкасыннан югары булмаган акчалата субсидия я ипотекага алыначак фатир яки йортның беренчел түләүенә субсидия алырга мөмкин. Күрүегезчә,төрле яклап дәүләт ярдәме сизелеп тора. Соңгы елда Үзәк Банкның ставкасы төшүе (7,75%) дә кредит процент- ларының кимүенә китерде. Ел азагына 7 процентка төшүе көтелә. Кем әйтмешли, дөньялар үзгәреп тора, мөмкинчелек булганда, файдаланып калыгыз.

Рәдиф Фәтхи.

http://omet-rb.ru/by-m-him/3524-ipotekada-d-l-t-yard-me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев