Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир хатынын кыйнап үтергән - "Әтнә таңы"

Татарстан Республикасының Лаеш районы Нармонка бистәсендәге фаҗига була. 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән. Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан РФ...

Татарстан Республикасының Лаеш районы Нармонка бистәсендәге фаҗига була. 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән.

Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе 4 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз 49 яшьлек ир-ат һәм алты баласы белән яшәгән. Тик гаиләдә тормыш яхшы булмаганлыктан, балаларны вакытлыча махсус учреждениегә урнаштырганнар.

Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Ул үз гаебен таныган, хатын-кызны исерек хәлдә кыйнаган. Кыйналган хатын-кыз юыну бүлмәсенә кереп киткән һәм бер сәгатьтән ир аның үле гәүдәсенә тап булган. Тикшерү органнары үтенече буенча, суд җинаять кылуда шикле адәмне сак астына алды. Тикшерү эше дәвам итә.

чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев