Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир җиләген тиз җыюның 10 СЕРЕ

1. Эре җиләк җыегыз, вагына кызыкмагыз. Савытны күп җиләк түгел, эре җиләк тутыра. 2. Килеп туктаган җирдә үк юк-бар җиләккә алданмагыз. Башта урынын, "утравын" табыгыз, шунда гына җыегыз. Показать полностью.. 3. Җиләк көтү йөргән җирдә күп була. Сыер тизәге җиләккә иң яхшы ашлама һәм үрчер өчен иң яхшы "транспорт". 4....

1. Эре җиләк җыегыз, вагына кызыкмагыз. Савытны күп җиләк түгел, эре җиләк тутыра. 2. Килеп туктаган җирдә үк юк-бар җиләккә алданмагыз. Башта урынын, "утравын" табыгыз, шунда гына җыегыз. Показать полностью.. 3. Җиләк көтү йөргән җирдә күп була. Сыер тизәге җиләккә иң яхшы ашлама һәм үрчер өчен иң яхшы "транспорт". 4. Печән зур җирдә җиләк эрерәк була. Печәнсез җирдә - вак һәм тиз кибүчән. Печәнне кул белән аерып карарга иренмәгез. Башын асылындырган җиләк печән арасына оста кача. 5. Җиләкне тауга каршы җыеп менегез, тауга түбән түгел. Шул очракта җиләге дә яхшырак күренә, савытны тотарга да уңайлырак. 6. Киң савыт кулланыгыз. Мәсәлән, кәстрүл чиләккә караганда яхшырак. Беренчедән, җиләге изелми. Икенчедән, таулы җирдә чиләк гел кулны тота. 7. Җиләкнең берсен дә авызыгызга капмагыз. Кайткач ашарсыз. Җыйганда берсен капсагыз, автоматик рәвештә иң эреләрен авызга салып барачаксыз. 8. Киемегез җиңел булсын, әмма ачык булмасын. Черки-кигәвеннән селтәнү җиләк җыюның тизлеген бермә-бер киметә. 9. Мөмкинлек булса, җиләкне берәмләп түгел, сыдырып җыегыз. Чүпләрен өйдә араларсыз. 10. Кесәгездә телефон, машина ачкычы кебек әйбер булмасын. Болында югалтсагыз, "җиләк җыюыгыз" би-ик озакка сузылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев