Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир кадерен белмәсәң...

Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Бу хактагы закон быел 15 февральдән гамәлгә керде.

Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга да тиеш, югыйсә. Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5, җаваплы затларга 4-6, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынды, хәзер бу сумма артачак.

Законнарда язылганча, җир 3 ел һәм аннан да күбрәк эшкәртелмәсә, җаваплы кешене җавапка тартырга, шулай ук кишәрлеген кире тартып алырга була. Тик әлегә кадәр гамәлдәге таләпләр "йомшак" булып, җир белән "уйнау" табыш кына китерде. Үзгәрешләргә күз салсак, җире булып аны эшкәртмәгән гражданнарга кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты күләмендә штраф салына. Штраф күләме 3 мең сумнан ким була алмый. Җаваплы затлар кадастр бәясенең 0,5-1,5 процентын, ягъни, 50 мең сумнан ким булмаган күләмдәге акча чыгарып салалар. Юридик затлар җир бәясенең 2-10 проценты күләмендә штраф түлиләр. Ул сумма 200000 сумнан ким була алмый. Иң зур штраф суммасы 500 мең сумга җитәргә мөмкин.

Җир хуҗалары, арендаторлар, җирдән файдаланучылар үзләрен чын хуҗаларча тотып, җирне сакларга, аның уңдырышлылыгын арттыру өстендә системалы эш алып барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар