Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җир сәгате”

29 март көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минуткача республикада "Җир сәгате" акциясе узачак. Әлеге Бөтендөнья акциясе турында күпләр хәбәрдардыр.

Быел 20 миллион чамасы россияле катнашыр дип көтелә. Ә узган елны 2 миллионга азрак кеше катнашты.

Акциянең нигез ташын кыргый табигатьне саклаучылар салды. Быел алар шушы вакытта электрны гына сүндереп калмыйча, кыргый хайваннарны коткару проектларына ярдәм итәргә чакыралар. Амур юлбарысы, Ерак Көнчыгыш леопарды, ак аю һәм кар барсы бездән ярдәм көтә! Бу көнне илебез шәһәрләрендә табигатьне саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәреләчәк.

Акция ел саен март аеның соңгы шимбәсендә үткәрелә, Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән уздырыла. Энергия һәм ресурсларны саклау проблемасын, планетар масштабта экологик хәлне яхшырту өлкәсендә төрле дәүләтләр халкының бердәмлеген гәүдәләндерә. Бу акциягә кушылучыларга бина, торак, йортлардагы утны бер сәгатькә сүндереп торырга, шулай ук электроэнергия куллануны киметүгә юнәлгән чаралар күрергә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция