Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир өстендә затлы келәм

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Кемнәрдер җиләкле, чәчәкле җәйне яратса, кемнәрдер кышның зәмһәрир суыкларын, күз ачкысыз бураннарын үз итә.

Кайберәүләр язгы гөрләвекләрне, кошлар кайтуын түземсезләнеп көтә. Ә алтын көзне ни өчен яратабыз соң? Мөгаен, җәй буе тырышып эшләгән өчен, мул уңыш китерүе, көзге муллык белән сөендерүе өчендер. Бакчадан эре-эре кып-кызыл помидорлар, зур-зур кыярларны өзеп ашаганда, түтәлләрдән үзең үстергән кишер, чөгендер, кабак, шалкан җыеп алганда, кем генә канәгатьләнү хисе кичерми икән?! Җәй буе бөтен күңел җылысын биреп үстергән бакча дә нәкъ менә көзгә якынлашканда шау чәчәккә күмелә.

Көзге табигать аеруча матур. Бигрәк тә агачлардан салмак кына коелучы төрле төстәге яфраклар игътибарны җәлеп итә.Әйтерсең лә, җир өстенә затлы келәм япканнар.

Ә сезнең көзге яңгыр яуганын тыңлаганыгыз бармы? Җәйге яңгырдан аермалы буларак, аның тавышында ниндидер моң бар кебек. Күкләр җылы якка китүче кошларны юксынып, кызганып елый сыман.

Көзнең кояшлы Әбиләр чуагы да, карлы-яңгырлы көннәре дә үзенчә матур.Юкка гына көз турында шигырьләр, җырлар язылмагандыр. Кем белә: бәлки нәкъ менә шушы минутларда берәр талант иясе яңгыр тамчылары юган тәрәзә аша көзге агачларны, юешләнгән, саргайган үләннәрне күзәтеп, чираттагы иҗат җимешен тудырадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев