Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаваплылык каралган

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының матди чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп,...

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнен дә белмиләр.

Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының матди чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп, яисә, башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә, җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.
Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш - җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамыйлар. Шуңа да мондый эшкәртелмичә ятучы җир участоклары хуҗаларын, җир файдаланмаган очракта административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә.
Россия Федерациясе Җир кодексының 42 маддәсе җир пае хуҗаларыннан, авыл хуҗалыгы җирләренең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә.
Шуңа күрә, әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яки сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә бу процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев