Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир үз максатында файдаланырга тиеш

Район прокуратурасы тарафыннан Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Карл Маркс урамы, 99а йорты буенча урнашкан шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б.ның тимер бетон эшләнмәләр җитештерү оешмасында федераль закон таләпләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б. эшчәнлегендә җир турындагы зокон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. Эшмәкәр шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен бирелгән...

Район прокуратурасы тарафыннан Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Карл Маркс урамы, 99а йорты буенча урнашкан шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б.ның тимер бетон эшләнмәләр җитештерү оешмасында федераль закон таләпләре үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б. эшчәнлегендә җир турындагы зокон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. Эшмәкәр шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен бирелгән җирне тиешле максатта түгел, ә бәлки продукция җитештерү максатларында кулланган. Шәхси эшмәкәр кулланылырга рөхсәт ителгән җирдән закон тарафыннан тиешле үзгәрешләрсез файдаланган. Ә бу исә закон таләпләрен бозу булып тора.
Жир турындагы закон таләпләрен бозу очрагы буен­ча шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б. га карата район прокуратурасы тарафыннан административ хокук бозу турында эш ачылып, карау өчен дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча бүлегенә җибәрелде. Әлеге бүлектән җавап та алынды. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Арча бүлеге шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б.га карата кисәтү йөзендә административ җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев