Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирек Сабиров - беренче!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча-Әтнә хәрби комиссариаты шахматчылар арасында ярыш үткәрә дип язган идек. Матур традициягә әверелгән бу ярышта безнең шахматчыларыбыз да катнашты. Һәм өч дистәгә якын уенчы арасында безнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште. "Райондашларымның җиңүе минем өчен зур куаныч, Ирек 1 урынны алды, ә Әтнәнең шахмат...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча-Әтнә хәрби комиссариаты шахматчылар арасында ярыш үткәрә дип язган идек.

Матур традициягә әверелгән бу ярышта безнең шахматчыларыбыз да катнашты. Һәм өч дистәгә якын уенчы арасында безнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште.

"Райондашларымның җиңүе минем өчен зур куаныч, Ирек 1 урынны алды, ә Әтнәнең шахмат тренеры Раил Шакиров 3 урында..."- дип хәбәр итте хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Котлыйбыз сезне, җиңүегез белән дә, Ватанны саклаучылар көне белән дә. Үрләрегез, җиңүләрегез дәвамлы булсын.

фото архивтан алынды.

"Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев