Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иркә наздан кем эремәс?

Кышның соңгы көннәре Җилләрдән яз исе килә, Кышның соңгы көннәре. Зәмһәрир кыш үтеп киткән, Сизмәгәнмен, күр әле! Йомшак җилгә, язгы җилгә Иркәләнеп кар сыза. Йөзләрдә сабырсыз көтү... Эри күңелнең бозы. Язга якынлашкан көннәр, Чыңлый күңелләр кылы. Табигать тә үзгә инде, Күкләр иңли яз моңы. Иркә наздан кем эремәс? Бөре бүрткән...

Кышның соңгы көннәре

Җилләрдән яз исе килә,
Кышның соңгы көннәре.
Зәмһәрир кыш үтеп киткән,
Сизмәгәнмен, күр әле!

Йомшак җилгә, язгы җилгә
Иркәләнеп кар сыза.
Йөзләрдә сабырсыз көтү...
Эри күңелнең бозы.

Язга якынлашкан көннәр,
Чыңлый күңелләр кылы.
Табигать тә үзгә инде,
Күкләр иңли яз моңы.

Иркә наздан кем эремәс?
Бөре бүрткән ботакта.
Яшел яфрак борын төртер
Тирбәлеп җил- кочакта.

Ә хәзергә кыш ахыры...
Бу әлегә яз түгел.
Әле кышның елыйсы бар
Соңгы яшьләрен түгеп.
Рүзия Камаева,
Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев