“Чын ирләр булсыннар!”
23 февраль якынлаша. Кемдер аны Совет Армиясе көне буларак көтсә, икенчеләре өчен ул Ватанны саклаучылар көне буларак кадерле. Армиягә дә мөнәсәбәт төрле, ә менә ирләргә...
Әйдәгез бу хакта хатын-кызларыбызның фикерен тыңлап карыйк.
Фәридә, Олы Әтнә авылы:
- Минем өчен 23 февраль - бик зур бәйрәм, мин аны Ватанны саклаучылар көне буларак көтеп алам, чөнки өемдә өч ир-ат бар, аларны котлыйм. Иң элек минем өчен ул аларның бәйрәме. Ә армиягә мөнәсәбәтем ике төрле: ир-егетләр хезмәт итәргә тиеш дип саныйм, тик һаман да армиядәге тәртипсезлекләр хакында язалар, сөйләшәләр, анысы өчен йөрәк әрни. Ир-егетләребез белән беррәттән Ватанны хатын-кызларыбыз да саклый. Бу - аларның да бәйрәме һәм мин ихлас күңелдән аларның һәркайсын бәйрәм белән котлыйм. Исән-сау булсыннар, илебезнең күге зәңгәр һәм кояшлы булсын, балалар өчен күз яше түгәргә язмасын. Тынычлыкта яшик!
Хәбирә, Кышлау авылы:
- Мин - Совет заманы кешесе, шуңадыр бу көн миңа Совет Армиясе көне буларак кадерле. Аннан соң авыл җирлегендә армиягә баручы егетләр белән эшләвем дә тәэсир итәдер. Армиягә фикерем уңай, ир-егетләр хезмәт итәргә тиешләр, безнең җирлектә бу мәсьәләгә карата фикер шундый, егетләребез дә шулай кабул итәләр, ник берсе качып йөрсен, чакырганда минутына туры китереп килеп җитәләр, "Тиеш"не аңлап кабул итәләр. Ир-егетләребезне бәйрәм белән котлап, озын гомер, сәламәтлек телим. Хатын-кызны, гаиләне саклый, яклый ала торган чын ирләр булсыннар.
Фәрдия, Әйшияз авылы:
- Минем өчен генә түгел, безнең гаиләбез өчен бу зур бәйрәм, һәм мин аны Ватанны саклаучылар көне буларак көтеп алам, чөнки Ватанны саклау гаиләне саклаудан башлана. Элек-электән гаиләбездә ирләр төп терәк була белгәннәр һәм без аны ирләр бәйрәме итеп кабул итәбез, ирләр буларак зурлыйбыз. Бүләкләр, сюрпризлар әзерлибез. Ә армиягә мөнәсәбәтем тискәре. Армиядәге тәртипсезлекләрне ишетеп торабыз, система көйләнмәгән, тәртип урнаштырылмаган, кеше кадере юк. Ә ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйм. Исән-сау, гомерле, терәк-таяныч була белсеннәр.
Ә ир-егетләребез үзләре бу көнне армиядә хезмәт иткән хезмәттәшләрен барлауларын белдерделәр. Аларның һәркайсы Армия хезмәтен үтәүләре белән горурланалар, Ватанны ирләр сакларга тиеш, дип саныйлар. Шулай булсын, илен җуйган - иреген җуйган, диләр. Ирекле булып, тынычлыкта яшик. Бәйрәм белән Сезне!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.16200
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9400
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12900
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54800
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54900
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика