Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирле булу – байлыкмы

Җирле булу - байлыкмы? Җир элек-электән авыл кешесе өчен зур дәүләт саналган. Малай туганга да имана җире була дип, ихластан сөенгән авыл мужигы. Шул җирендә иген иккән, ашлыгын суккан. Иртә яздан кара көзгә кадәр җиреннән кайтып керә алмаган ул. Бил бөгеп куйган хезмәте ел буена ашарына җитмәгән дә әле. Еллар...

Җирле булу - байлыкмы?

Җир элек-электән авыл кешесе өчен зур дәүләт саналган.

Малай туганга да имана җире була дип, ихластан сөенгән авыл мужигы. Шул җирендә иген иккән, ашлыгын суккан. Иртә яздан кара көзгә кадәр җиреннән кайтып керә алмаган ул. Бил бөгеп куйган хезмәте ел буена ашарына җитмәгән дә әле. Еллар үткән саен җирнең кадере кимегән. Авыл мужигына җирнең кирәге дә шуның кадәр генә хәзер. Утыртса бәрәңгесен утырта, аны да ярты бакчага гына. Калганына печән чәчә. Хайван асраганына шунсыз булмый.

Узган елларда күп балалы гаиләләргә җир бүленеп биреләчәген ишеткәч, бик куандык. Балалар ишле булгач, кирәге чыкмый калмас. Олы Мәңгәр җирлегендә авылдан шундый ундүрт җир участогы бүлеп бирелгән булса, Бахтияр авылында андыйлар дүртәү. Авылның Кишеткә караган ягында бу җирләрдән бер урам барлыкка килде. Аңа авылдашыбыз, Мәңгәр тарихчысы, шагыйрь Вилдан Мәхмүт исеме бирелде. Җир йорт салу яки эшкәртеп уңыш алу өчен бирелсә дә, әле биредә бернинди хәрәкәт тә сизелми. Әмма дөньялар көннән-көн үзгәргән бу заманда яңадан- яңа законнар чыгып тора. Шул рәвешле бу җирләрне барлап, җир оешмасыннан вәкил чакыртып, билгеләп куярга кирәк. Алардан файдалану мөмкинлеге дә көн кадагында. Бу уңайдан ,җирле үзидарә рәисе Вәзыйх Хисмәтуллин бу җирләрнең хуҗаларын җыеп, аңлату эшләре үткәрде. Җыелуның төп сәбәбе - җирләрне киләчәктә ничек куллану.Узган ел бу җирләрдә бернәрсә утыртылмады. Ә менә быел, җирне тиешенчә куллану зарур. Авыл җитәкчесе җирләрне сөрдерүдә, тырмалауда үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Җир хуҗалары күмәк хуҗалык ярдәменә дә мохтаҗ. Җирне күмәк хуҗалык файдаланып,бераз өлеш чыгарса дип өметләнә алар. Якын арада гына берәүнең дә биредә берәр төрле төзелеш алып бару мөмкинлеге юк. Бәрәңге дә быел бик каты черде. Шуңа да бар өмет күмәк хуҗалыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев