Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җирләр бездән ычкындымы?”

Әлеге сорауга хәзер күпләр җавап эзли, тик бу мәсьәләнең очына-кырыена чыгу бик җиңел эш түгел. Дөресрәге, кәнәфидә утырган түрәләр җир турында халыкка бернинди дә мәгълүмат бирмиләр һәм бирмәячәкләр дә. Шулай да "Бизнес онлайн"ның узган елның 12 декабрендә үз битенә урнаштырган бер язмасыннан күренгәнчә, җирләрнең кем кулында икәнен тикшереп була икән....

Әлеге сорауга хәзер күпләр җавап эзли, тик бу мәсьәләнең очына-кырыена чыгу бик җиңел эш түгел. Дөресрәге, кәнәфидә утырган түрәләр җир турында халыкка бернинди дә мәгълүмат бирмиләр һәм бирмәячәкләр дә. Шулай да "Бизнес онлайн"ның узган елның 12 декабрендә үз битенә урнаштырган бер язмасыннан күренгәнчә, җирләрнең кем кулында икәнен тикшереп була икән. Республикабызның ришвәткә каршы көрәш мәсьәләләре буенча экспертлар төркеме биш районда 2015-2017 еллар дәвамында җирләрне законсыз үзләштерү фактлары буенча бихисап мәгълүмат туплаганнар. Район башлыклары рәхәтләнеп, бернидән курыкмыйча, үзләренә үзләштергәннәр, улларына, кызларына, туган-тумачаларына бүлеп өләшкәннәр, яисә таныш-белешләренә юк кына бәягә сатып биргәннәр. Ә бит мондый гөнаһ республикабызның барлык районнарына да хас күренеш дип беләм, чөнки җир мәсьәләсендә зарланучылар күп. Шушы язманы укыганнан соң матбугатны да, интернетны да карап барам, әмма җирләрне законсыз үзләштерүчеләргә карата чаралар күрелүе турында әлегә ләм-мим.

Ярый инде, Татарстаныбыздагы җирләребез кем кулында булса да үзебездә кала, куркыныч түгел, ә менә мине генә түгел, башка бик күпләгән русиялеләрне дә Кытайга арендага бирелә торган гектарлар проблемасы ныграк борчый. Интернетта урнаштырылган "Скоро России не будет. Даже на карте" дигән видеоязма бүген берәүне дә битараф калдырмый. Ерак Көнчыгышта, Байкал аръягында, Себердә кытайлыларга 49 яисә 70 елга арендага бирелгән җирләр инде бихисап. Аларга хәтта Самара өлкәсендә дә җир бирелә башлаган. Бу төзелгән килешүләр җирне арендага алу срогы беткәч тагын да озынайту хокукы белән биреләләр. Әле 49 елдан ни буласын берәү дә анык кына күзаллый алмый, ә инде бу килешүләр автомат рәвештә озайтыла торган да булгач, кытайлыларның әкренләп безнең җирләргә хуҗа булачагы көн кебек ачык.

Акыллы кешеләрнең фаразлавынча: кытайлыларны җирдә эшләргә дигән сылтау белән Себергә күпләп күчереп утыртачаклар, кытайлылар күчемсез милекне, фатирларны сатып алачаклар, урыс кызларына өйләнәчәкләр, ә аннан соң хәйлә һәм мәкер белән Уралга кадәр җиргә хуҗа булачаклар. Монысына бик ышанасы килмәсә дә, дөньялар шуңа таба бара кебек. Ерак Көнчыгышта һәм Себердә болай да әллә ни күп халык яшәми. Русия халкы хәмергә, тәмәкегә һәм башка зарарлы гадәтләргә ияләнә бара, балаларны аз таба, патриотлыгы кими. Безнең җирләргә хуҗа булып алган кытайлылар, киресенчә, Кытай хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә күпләп бала табарга тырышачаклар. Көннәрдән бер көнне Кытай гражданнарын яклау сылтавы белән Русия каршында үз шартларын куячак.

Хәлләр хәзер үк шәптән түгел икән бит, мәсәлән, берьюлы 115 000 гектар җир елына бер гектарга нибары 250 сум түләү шарты белән 49 елга арендага бирелгән (үзебездәге дүрт сутый җиргә түли торган салымыбыз белән чагыштырып карагыз). Байкал арты районнарында 4 млн. гектар җир кытайлылар кулына күчкән инде. Кытай хәтта көтүлекләрне дә сатып ала икән. Килешү шартларында кытайлылар арендага алган җирләрдән Русия шунда яшәүче төп халкын бүтән урынга күчерергә тиеш дигән пункт та бар дип әйтелә әлеге видеоязмада. Әгәр болар дөрес икән, Русия хөкүмәтенең мондый гамәле бөтенләй аңлашылмый, җир бездән ычкынды дигән сүз бит бу.

Түбән Новгород өлкәсенең төньягында бөтен агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре тулысынча кытайлылар кулында булуына инде анда яшәүче халыкның да эче поша башлаган. Кытайлылар исә, исләре дә китмичә, Япониягә ашау таякчыклары, Кытайга традицион аш-су савыт-сабасы ясап озатып яталар икән. Монысы аның әле вак-төяк кебек, шул ук интернеттагы язмалардан күренгәчә, Русия Кытайга 1 млн. гектар тайга бүлеп биргән. Аларның агачларның тамырына хәтле әрәм итмичә Кытайга озатулары турындагы башка видеоязмаларны күргән бар инде. Туфракны урында калдырсалар рәхмәт әйтерсең тагын. Русия тайгада янган агачларны да юк кына бәягә кисеп алырга рөхсәт итә икән. Соңгы елларда олы-олы авылларны яндырып юкка чыгарган янгыннарның сәбәбе дә болай гына түгел ахрысы, дип тә шикләнәләр Себер якларында.

Инде газеталардан да укыганым бар, әлеге видеоязмада да әйтелә: кытайлылар безнең җирләрдә теплица корырга яраталар. Мәсәлән, Кытай эшмәкәре Лифрид Ким 200 теплицасы булуы турында сөйли. Бер квадрат метрдан 15-20 килограмм уңыш җыялар икән. Самара өлкәсендә кытайлыларның 440 теплицасы исәпләнә. Ләкин, Кытайдан китерелгән бик күп зарарлы химикатлар кулланылу сәбәпле, теплицалар корылган җирләр бик тиз яраксызга әйләнә икән. Кытайлылар үзләре үстергән помидор-кыярны ашамыйлар, алар үзләренә ашау өчен авыллардагы әбиләр үстергән яшелчәне сатып алалар диләр. Ә бит алар үстергән яшелчәләр безнең сәүдә кибетләренә озатыла, кибетләрдәге "Русиядә җитештерелгән" дип язылган кыяр-помидорны кытайлылар үстермәгәндер дип кем әйтә ала. Безнең сәламәтлек өчен җавап бирә торган оешмалар ни карыйдыр, билгесез. Ә бит составында агулы химикатлар тулып торган яшелчәләр сәламәтлегебезне какшата гына. Әйтерсең лә моны, махсус рәвештә, Русия халкы тизрәк юкка чыгып бетсен дигән максатта эшлиләр.

Русиянең бик күп җирен әрәм итеп, Кытайга газ үткәргече сузып яталар. Тик Кытайга үткәргечтән бигрәк шул торбалар янәшәсеннән сузылачак юллар мөһимрәк икән, чөнки туры транспорт юлы хәл ителәчәк, Кытайга илебез байлыгын ташу күпкә җиңеләя...

Тулысы белән укыгыз: http://tatyash.ru/index.php?issue=12325&file=32.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев