Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә иртәгә инде берни калмас...

Кичә. Бүген. Иртәгә Иртәгәгә чапкан дөнья сулый Кичәгедән калган һаваны. Кичә чыгып, кичә баткан кояш Җылытырмы төксе гавамны?.. Булган, беткән, җилгә очканнарның Итәгенә ансат ябышып, Үзебезнең җиңү диеп белдек Үткән дәверләрнең табышын. Тупырдаган тояк тавышлары - Кайтаваз ул җилдә адашкан! Кылыч чыңы - куәт түгел! Түгел! Бәхиллек ул соңгы алыштан!...

Кичә. Бүген. Иртәгә

Иртәгәгә чапкан дөнья сулый
Кичәгедән калган һаваны.
Кичә чыгып, кичә баткан кояш
Җылытырмы төксе гавамны?..

Булган, беткән, җилгә очканнарның
Итәгенә ансат ябышып,
Үзебезнең җиңү диеп белдек
Үткән дәверләрнең табышын.

Тупырдаган тояк тавышлары -
Кайтаваз ул җилдә адашкан!
Кылыч чыңы - куәт түгел! Түгел!
Бәхиллек ул соңгы алыштан!

Бүген бездә - кичәгеләр даны,
Кичәгеләр каны кебек тә...
Уч төбедәй кишәрлектән гайре
Табаннарга ни бар береккән?!

Килеп җитәр кырыс иртәгәләр,
Бүгенгене дәшеп келәмгә,
Исәп алыр. Җан башыннан түгел -
Аңы барны санар берәмләп.

Кичә япкан гамәл дәфтәрләре
Бүгенгегә дәлил түгел лә!
Ә иртәгә инде берни калмас -
Кәфен калмас безне төрергә...

Берни калмас, бүген йоккан хаста
Сүз калдырмас бөек дастанда...
Каһарман вә дошман эзләп йөреп,
Кичә баткан кояш астында...
12.12.2017.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев