Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә – Өлкәннәр көне

Элегрәк бер көн генә булып, бик тиз узып китә иде ул. Ә хәзер өлкәннәребез хөрмәтенә тулы бер декада - ункөнлек итеп оештырыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Өлкәннәребез бер яки ун көн генә түгел, һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш. Районыбыз җирлегендә барлыгы 4700 өлкән кеше исәпләнә. Бу статистик яшькә җиткән...

Элегрәк бер көн генә булып, бик тиз узып китә иде ул. Ә хәзер өлкәннәребез хөрмәтенә тулы бер декада - ункөнлек итеп оештырыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Өлкәннәребез бер яки ун көн генә түгел, һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Районыбыз җирлегендә барлыгы 4700 өлкән кеше исәпләнә. Бу статистик яшькә җиткән кешеләр саны. Күреп, ишетеп торабыз, ветераннарыбыз район тормышында да актив катнашып киләләр. Бу бигрәк тә, мәдәният өлкәсенә кагыла. Районның һәвәскәр ветераннары чыгышын республика күләмендә дә бик яратып кабул итәләр. " Быел Арчага, төбәк ара ярышларга 8 номер алып бардык. Жюри әгъзасы булган Рамил Курамшинның : "Мингазиз, бу артистларыгызны ел саен су- сибеп үстерәсез ахыры, - дигән сүзләре безнең коллектив өчен иң югары бәягә тиң булды", - дип искә ала ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов. Район халкы яратып өлгергән Түбән Бәрәскә авылыннан мандолиначы Әлфинур Хәйретдинова 2 октябрь көнне Казанда, филармония концерт залында , ветераннар хөрмәтенә оештырылган концертта чыгыш ясаячак. Шул ук көнне өлкәннәр өчен Казанга, Кол Шәриф мәчетенә экскурсия дә оештырыла. 3 октябрьдә Бәрәскә авылы мәдәният йортында халык уен коралларында уйнаучыларның районара бәйгесе уза. Билгеле, бу чарадан безнең ветераннарыбыз да читтә калмаячак. Мингазиз абый әле районның хәйрия фонды җитәкчесе дә. Үзәк мәчет белән берлектә, шулай район хакимияте ярдәме белән быел 6 октябрь көнне Олы Әтнә мәчетендә зурлап Корбан ашы уздырырга җыеналар. Анда авыллардан тулы булмаган, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыру, ятим 40 бала чакырулы. Озата килүчеләр белән 70ләп кеше өчен табын әзерләнәчәк.

Ә 9 октябрь көнне шул ук Ветераннар декадасы кысаларында "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында өлкәннәребезне 8.00 дән 11.00 гә кадәр юристлар кабул итәчәк. Сорауларыгыз булса , алдан 2 - 16- 18 телефоны аша язылып куя аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев