Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исебез китеп кайттык

Яңа ел ялларында оныкларым Инсаф белән Искәндәрне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы сәхнәләштергән "Кәҗә белән Сарык маҗаралары" дип исемләнгән музыкаль әкият карарга алып бардым. Уңай фикерләр ишеткән идем барганчы да, тик артистларыбыз бу кадәр әйбәт уйныйлардыр дип башыма да килмәде. Оныкларым исләре китеп , әкият эченә кереп китеп...

Яңа ел ялларында оныкларым Инсаф белән Искәндәрне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы сәхнәләштергән "Кәҗә белән Сарык маҗаралары" дип исемләнгән музыкаль әкият карарга алып бардым.

Уңай фикерләр ишеткән идем барганчы да, тик артистларыбыз бу кадәр әйбәт уйныйлардыр дип башыма да килмәде. Оныкларым исләре китеп , әкият эченә кереп китеп карадылар. 4 яшьлеге бөтенләй шул дөньяда яшәде. Кайткач та телләрендә шул әкият геройлары гына булды. Үзем дә сокландым. Нык тырышканнар. Күпме көч кергән. Билет бәясе дә кыйммәт түгел. Муәыкаль әкиятне сәхнәгә артистыбыз Дамир Сидеев куйган. Баш режиссеры- Рамил Фазлыев. Композиторы- Марат Әхмәтшин.

Ошатып кайттык. Исән -сау эшләсеннәр.

Рузалия ӘМИРОВА, Күңгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев