Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исегезгә төшерәбез, больницада стационар бүлекләр күченде

Төзекләндерү Исегезгә төшерәбез, больницада стационар бүлекләр күченде Әтнә район үзәк больницасында капиталь төзекләндерү эшләре барганлыгын район халкы гына түгел, республика халкы да белә хәзер. Аллага шөкер, поликлиника ягында төзекләндерү эшләре тәмамланды, алар элеккечә эшли башлады. Сүрия МИНГАТИНА Табиблар үз бүлмәләрендә кабул итәләр. Регистратура да үз урынына кайтты. Аннан тыш больницаның...

Төзекләндерү

Исегезгә төшерәбез, больницада стационар бүлекләр күченде

Әтнә район үзәк больницасында капиталь төзекләндерү эшләре барганлыгын район халкы гына түгел, республика халкы да белә хәзер. Аллага шөкер, поликлиника ягында төзекләндерү эшләре тәмамланды, алар элеккечә эшли башлады.

Сүрия МИНГАТИНА

Табиблар үз бүлмәләрендә кабул итәләр. Регистратура да үз урынына кайтты. Аннан тыш больницаның баш табиб, аның урынбасарлары утыра торган ягында да ремонт эшләре тәмамланды. Төзекләндерелгән бина яктылыгы, уңайлыгы белән үзенә җәлеп итә. Иң мөһиме - җылы. Төзекләндерү эшләре чират буенча, алда язылганча, стационар якка - терапия һәм хирургия бүлекләре, бала тудыру бүлеге урнашкан якка күчте. Ике бүлектә - терапия һәм хирургия бүлекләрендә ятучылар күченде, палаталар бушатылды. Мин менгәндә төзүчеләрбүлмәләрне карап йөриләр иде, барлык әйберләр алынып, чыгарылып бетүгә вату-җимерү эшләре башланасы. Бүгенге көндә исә вату-төзекләндерү эшләре үзагымы, үз планы буенча алып барыла. Район халкына кайда нәрсә икәнен аңлатып карамакчы булам. Терапия бүлегендә ятучы авырулар шул өченче каттагы бүлекнең икенче канатына - көндезге стационар, китапханә урнашкан якка күченделәр. Шул якның иң түренә барып уң якка күз салсагыз, шул каттагы процедура бүлмәсе ягыннан карыйм, балалар ята торган ике бүлмә булыр. "Балалар бүлеге" шушы ике бүлмәгә сыеп беткән.

Хирургия, гинекология бүлегендә ятучылар - икенче катта. Элек лабораториягә барган өлештә, исегезгә төшерегез әле, кардиограмма бүлмәсе каршысындарак хәйран мәйданлы "дәвалау физкультурасы" бүлмәсе бар иде. Хәзер ул - хирургия бүлеге авырулары ята торган палата. Башка бүлмәләр дә палатага әйләнгән. Элеккеге лаборатория урыннарында, шул тирәдә табиблар утырачак. Шәфкать туташлары постлары да шуннан ерак түгел. Рентген бүлмәсе үз урынында кала, тәрәзә кырыендагы ишектән керәсе. Флюорография бүлмәсенең ишеге исә үзгәртелде, аңа да рентген бүлмәсе аша барыла. Физиотерапия бүлмәсенә дә юл шушыннан, аның да ишеге үзгәртелде. Шәфкать туташлары күрсәтер, аннан соң бар җирдә дә күрсәткеч язмалар куелган.

Операция ясый торган блок, реанимация бүлмәләре үз урыннарында кала. Элекке лаборатория ягыннан килеп, "Хирургия бүлегенә туры чыга торган ишектән чыккач, күпмедер ара калдырып шул өлешне төзелеш башланганчы бүлеп алабыз", - диделәр. Операция блогының белән янәшә бала тудыру бүлмәсе булачак. "Монда "Экстренный" (юлга чыгарып җибәреп булмаган, әнә-менә бала табарга мөмкин булган) хатын-кызлар гына бала тудырачак. Башкалары да онытылмый.

"9-12 атнадан йөкле хатыннар безгә учетка басып, күзәтү астында торалар. Берничә группага бүлеп йөртәбез аларны, йөклелеге нормаль узучылар, йөклелегенә уртача һәм югары куркыныч янаган группалар. Менә шушы бала тудырырга тиешле хатын-кызларның югары куркыныч группасын азрак алданрак үзебез чакырып алып, "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән- Казанга республика больницасының перинаталь үзәгенә, уртача куркыныч янаган группаны исә Казанның КФУ артында урнашкан элекке Обком больницасына илтәбез. Ә йөклелек нормаль үтүчеләр үз вакытлары җитеп авырый башлагач, үзебезнең "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү бүлегенә киләләр һәм бу очракта да үзебезнең машина аларны Арча бала тудыру бүлегенә илтә. Барысы да сөйләшенгән, килешүләр төзелгән. Әнә-менә табарга торганы үзебездә кала. Берәү дә язмыш кочагына ташланмый..." , - дип аңлата баш табиб Азат Харис улы Гарипов.

Моннан тыш инфекцион блок белән фтизиатр бүлмәләре бар иде, алары ремонттан соң, хәзерге вакытта лаборатория эшләгән якта урнашкан. Терапия белән хирургия бүлеге арасында - исегезгә төшерегез әле, УЗИ бүлмәсенә каршы өске катка менә торган баскыч бар иде, авырулар да, табиблар да менә шуннан йөриячәкләр. Башка керү юллары ябыла.

Якыныгызның хәлен беләсегез килсә, гадәттәгечә киләсез, кереп әйтәсез, аларны чакырып төшерәчәкләр. Монысы ул кадәр үк буталчык түгел, тиз ияләнербез, эшләүчеләргә генә азрак читенлеге булырга мөмкин. Баш табиб әйткәнчә, түзәбез инде, бары да вакытлыча. Җәйләр җитәр, көзгә дә бәлки шул чама керүебез бар. Хәер, монысы төзүчеләрнең җитезлегеннән тора инде.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев